16 Сак булыгыз, йөрәгегез алданып, юлдан язмагыз һәм башка илаһларга табынып сәҗдә кылмагыз.+ 17 Юкса сезгә Йәһвәнең ачуы кабыныр, һәм ул күкләрне ябар, шулчак яңгыр яумас,+ җир үз уңышын бирмәс, һәм сез Йәһвә сезгә бирәчәк яхшы җирдән тиз юк булырсыз.+