61 Аллаһы Тәгалә Йәһвә миңа үз рухын бирде,+
Чөнки Йәһвә мине юашларга яхшы хәбәрне игълан итәргә майлады.+
Ул мине китек күңеллеләрнең яраларын бәйләргә,
Әсирләргә азатлык турында,
Тоткыннарга күзләренең киң ачылачагы турында хәбәр итәргә җибәрде.+
2 Ул мине Йәһвәнең илтифат күрсәткән елы хакында,
Аллаһыбызның үч алу көне турында игълан итәргә,+
Кайгырганнарның барысын юатырга,+