12 «Шуңа күрә хәзер,— дип әйтә Йәһвә,— ураза тотып,+ яшьләр түгеп һәм үкереп елап,
Бөтен йөрәгегез белән миңа борылыгыз.+
13 Киемнәрегезне түгел,+ йөрәкләрегезне ертыгыз+
Һәм Аллаһыгыз Йәһвәгә кайтыгыз,
Чөнки ул кызганучан, шәфкатьле, ярсырга ашыкмаучан+ һәм тугры мәхәббәткә бай,+
Ул бит үз фикерен үзгәртеп бәла-каза җибәрмәскә әзер.
14 Кем белә, бәлки, ул үз фикерен үзгәртер, ачуын яудырмас+
Һәм, сез Йәһвә Аллаһыгыз өчен
Икмәк бүләге белән шәраб бүләге китерә алсын өчен, фатиха бирер.