-
Ирмия 32:17–19Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
17 «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Менә! Син бөек кодрәтең һәм көчле кулың белән күкләрне һәм җирне барлыкка китердең.+ Синең кулыңнан килмәгән һичнәрсә юк. 18 Син меңләгән кешеләргә тугры мәхәббәт күрсәтәсең, әмма аталарның кылган гөнаһлары өчен улларына кайтарасың.+ Син — бөек һәм кодрәтле хак Аллаһы. Синең исемең Гаскәрләр Иясе Йәһвә. 19 Синең уй-ниятләрең бөек һәм эшләрең кодрәтле.+ Һәркемгә юлларына һәм эшләренә карап кайтарыр өчен,+ син кешеләрнең бар юлларын күздән кичерәсең.+
-