Әюп
12 Моңа Әюп болай диде:
3 Тик минем дә аңлау сәләтем бар бит.
Мин сездән ким түгел.
Боларны белмәгән кеше бармы соң?
5 Гамьсез кеше кайгы-хәсрәткә җирәнеп карый,
Аяклары какшаган* кешеләр генә аңа дучар була дип уйлый ул.
6 Юлбасарларның чатырлары имин,+
Аллаһының ачуын чыгаручылар,
Илаһларын кулларында йөртүчеләр тыныч яши.+
7 Ләкин хайваннардан сорап кара, алар сине өйрәтер;
Я күктәге кошлардан — алар сиңа әйтер.
9 Моның барысын Йәһвә булдырган икәнен
Аларның кайсысы белми?
Юлдан язучы да, юлдан яздыручы да аның кулында;
17 Ул киңәшчеләрне яланаяк* калдыра,
Хөкемчеләрне акылсыз итә.+
19 Ул руханиларны яланаяк калдыра,+
Хакимлекләрен нык урнаштырганнарны бәреп төшерә,+
20 Ышанычлы киңәшчеләрне сүзсез калдыра,
Картларны* акыллылыктан мәхрүм итә.
21 Ул мирзаларга җирәнүен белдерә,+
Көчлеләрне көчсез итә,*
22 Тирәнлекләрне караңгылыктан чыгара,+
Дөм караңгылыкка яктылык сибә.
23 Ул халыкларны бетерер өчен бөек итә,
Милләтләрне сөргенгә алып барыр өчен ишәйтә.