Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Елъязма 30:6
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6 Шунда, патша боерыгы буенча, хәбәрчеләр* патшадан һәм түрәләрдән хатлар алып, бөтен Исраил белән Яһүд җирен йөреп чыкты һәм мондый хәбәр җиткерде: «Исраил халкы! Ибраһи́м, Исха́к һәм Исраил* Аллаһысы Йәһвәгә борылыгыз, шулчак ул да сезгә — Ассирия патшалары+ кулыннан котылып калганнарга борылыр.

  • Ишагыя 55:6, 7
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6 Әле табып булганда, Йәһвәне эзләгез.+

      Ул әле якын булганда, аңа мөрәҗәгать итегез.+

      7 Явыз кеше үз юлын,+

      Усал үз уйларын калдырсын.

      Ул Йәһвәгә кайтсын, һәм Аллаһы аңа мәрхәмәт күрсәтер,+

      Аллаһыбызга кире килсен, чөнки ул аны ихластан кичерер.+

  • Һошия 12:6
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6 «Шуңа күрә Аллаһыңа кире кайт,+

      Тугры мәхәббәт белән гаделлекне сакла,+

      Аллаһыңа һәрвакыт өметләнеп тор.

  • Йәил 2:12, 13
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 12 «Шуңа күрә хәзер,— дип әйтә Йәһвә,— ураза тотып,+ яшьләр түгеп һәм үкереп елап,

      Бөтен йөрәгегез белән миңа борылыгыз.+

      13 Киемнәрегезне түгел,+ йөрәкләрегезне ертыгыз+

      Һәм Аллаһыгыз Йәһвәгә кайтыгыз,

      Чөнки ул кызганучан,* шәфкатьле, ярсырга ашыкмаучан+ һәм тугры мәхәббәткә бай,+

      Ул бит үз фикерен үзгәртеп* бәла-каза җибәрмәскә әзер.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу