Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ишагыя 29:14
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 14 Шуңа күрә мин бу халыкка тагын искиткеч нәрсәләр эшләрмен,+

      Таң калырлык гаҗәп эшләр кылырмын,

      Зирәкләрнең зирәклеге юкка чыгар,

      Акыллыларның төшенүчәнлеге җуелыр».+

  • Маттай 13:15
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 15 Чөнки бу халыкның йөрәге тупасланган,* колаклары ишетә, ләкин җавап бирмиләр,* күзләрен дә йомганнар. Шулай итеп алар, күзләре булса да, күрергә теләмәгәннәрен, колаклары булса да, ишетергә теләмәгәннәрен күрсәтә; аларның мине күңелләре белән аңлыйсылары, Аллаһыга кире кайтасылары килми, шуңа күрә мин аларны савыктырмам“.+

  • Лүк 10:21
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 21 Шунда Гайсә, изге рухтан килгән шатлык белән тулып, болай диде: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы алдында данлыйм, чөнки син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп,+ балаларга ачып бирдең. Әйе, и Атам, чөнки син моны яхшы дип таптың.+

  • 1 Көринтлеләргә 1:27
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 27 Әмма Аллаһы, акыл ияләрен оятка калдырыр өчен, дөнья акылсыз дип исәпләгәннәрне сайлап алды һәм, кодрәтлеләрне оятка калдырыр өчен, дөнья көчсез дип исәпләгәннәрне сайлап алды.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу