-
Марк 7:18–23Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
18 Ул аларга болай диде: «Әллә сез дә алар кебек аңламыйсызмы? Әллә кешене үзе ашаган һичнәрсә нәҗесли алмый икәнен белмисезме? 19 Ашаганы бит аның йөрәгенә түгел, ә карынына керә һәм соңыннан тәненнән чыга».* Бу сүзләр белән ул бөтен ризыкны чиста дип атады. 20 Шуннан соң болай диде: «Кешене үзеннән чыккан нәрсә нәҗесли,+ 21 чөнки кешенең эченнән, аның йөрәгеннән,+ мондый нәрсәләр чыга: явыз уйлар, фәхешлек, урлашу, кеше үтерү, 22 зина, комсызлык, явызлык, алдау, азгынлык, көнчелек, көфер сүз, тәкәбберлек, дуамаллык. 23 Барлык бу явыз эшләр эчтән чыга һәм кешене нәҗесли».+
-