Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 4:1–10
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 4 Шуннан соң рух Гайсәне чүлгә алып барды, һәм анда аны Иблис вәсвәсәләде.+ 2 40 көн һәм 40 төн ураза тотканнан соң, Гайсә ачыкты. 3 Шунда Вәсвәсәче+ килеп аңа: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, бу ташларга икмәккә әйләнергә куш»,— диде. 4 Әмма ул аңа мондый җавап бирде: «Язылган: „Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш“».+

      5 Шуннан соң Иблис аны изге шәһәргә+ алды һәм гыйбадәтханә стенасының өстенә бастырып,+ 6 аңа болай диде: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, аска ташлан, чөнки: „Ул үз фәрештәләренә синең турында боерык бирер“ һәм „Алар сине, аякларың ташка бәрелмәсен өчен, кулларына күтәреп алып барачак“+,— дип язылган». 7 «„Йәһвә Аллаһыңны сынама“,— дип тә язылган»,— диде аңа Гайсә.+

      8 Аннары Иблис аны бик биек бер тауга алды да дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен күрсәтеп,+ 9 аңа: «Әгәр дә тезләнеп миңа бер табынсаң, боларның барысын да сиңа бирермен»,— диде. 10 Шунда Гайсә аңа болай дип әйтте: «Кит, Шайтан! „Йәһвә Аллаһыңа табын+ һәм аңа гына изге хезмәт башкар“,— дип язылган бит».+

  • Лүк 4:1–13
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 4 Шуннан соң Гайсә, изге рух белән сугарылып, Үрдү́н елгасы буеннан чүлгә китте, һәм рух аны чүлдә йөртте.+ 2 40 көн ул бернәрсә дә ашамады һәм ахырда ачыкты. Шунда Иблис аны вәсвәсәли+ башлады. 3 Иблис аңа болай диде: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, бу ташка икмәккә әйләнергә куш». 4 Гайсә исә аңа болай дип җавап бирде: «Язылган: „Кеше икмәк белән генә яшәргә тиеш түгел“».+

      5 Шунда Иблис аны биек урынга алып менде һәм аңа бер мизгелдә җиһанның бөтен патшалыкларын күрсәтте.+ 6 Аннары Иблис болай диде: «Мин сиңа бу патшалыклар өстеннән хакимлекне һәм аларның данын бирермен, чөнки бу хакимлек миңа бирелгән,+ һәм мин аны кемгә теләсәм, шуңа бирәм.+ 7 Шуңа күрә, әгәр миңа бер табынсаң, боларның барысы синеке булачак». 8 Гайсә исә аңа болай дип җавап бирде: «„Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар“*,— дип язылган».+

      9 Аннары Иблис аны Иерусалимга китерде һәм гыйбадәтханә стенасының өстенә бастырып, аңа болай диде: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, шушы урыннан аска ташлан,+ 10 чөнки: „Ул үз фәрештәләренә сине сакларга боерыр“ 11 һәм: „Алар сине, аякларың ташка бәрелмәсен өчен, кулларына күтәреп алып барачак“,— дип язылган».+ 12 Гайсә исә аңа болай дип җавап бирде: «„Йәһвә Аллаһыңны сынама“,— дип әйтелгән».+ 13 Иблис, вәсвәсәләвен тәмамлагач, аның яныннан китте һәм башка бер уңайлы вакыт көтә башлады.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу