Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 17:1–8
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 17 Алты көннән соң Гайсә, үзе белән Петерне, Ягъкубны һәм аның бертуганы Яхъяны алып, биек тауга менде.+ 2 Анда алар алдында аның кыяфәте үзгәрде. Аның йөзе кояштай балкып китте, ә киемнәре яктылык кебек ап-ак булды.+ 3 Шунда алар алдында Муса белән Ильяс хасил булды. Алар Гайсә белән сөйләшә иделәр. 4 Һәм Пете́р Гайсәгә: «Хуҗам, монда шундый рәхәт. Каршы булмасаң, мин монда өч чатыр корам: берсен сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска»,— диде. 5 Петер әле сөйләгән вакытта аларны якты бер болыт каплады, һәм болыт эченнән: «Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм.+ Аны тыңлагыз»,— дигән тавыш+ ишетелде.+ 6 Моны ишеткәч, шәкертләр йөзтүбән капландылар һәм бик нык курыктылар. 7 Шунда Гайсә алар янына килде дә аларга кагылып: «Торыгыз, курыкмагыз»,— диде. 8 Шәкертләр күтәрелеп караса, Гайсәдән башка беркем дә юк.

  • Лүк 9:28–36
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 28 Шушы сүзләрне сөйләгәннән соң сигез көн чамасы үткәч, Гайсә Петер, Яхъя һәм Ягъкубны үзе белән алып, дога кылырга дип тауга менде.+ 29 Дога кылган вакытта аның йөзе үзгәрде һәм киеме ялтырап торган ак төскә керде.* 30 Аның белән ике кеше — Муса белән Ильяс сөйләшә иде. 31 Алар дан белән хасил булдылар һәм аның китүе турында — Иерусалимда булачак вакыйгалар турында сөйләшә башладылар.+ 32 Петерне һәм аның белән бергә булган шәкертләрне йокы баскан иде. Ләкин уянгач, алар Гайсәнең данын+ һәм аның янында торган ике кешене күрделәр. 33 Ул кешеләр Гайсәне калдырып китәргә җыенганда, Петер Гайсәгә: «Остаз, монда шундый рәхәт. Каршы булмасаң, без өч чатыр корыр идек: берсен сиңа, берсен Мусага, берсен Ильяска»,— диде. Әмма үзе нәрсә әйткәнен аңламый иде. 34 Ул әле сөйләгән чакта, бер болыт килеп аларны каплады,+ һәм алар болыт эчендә куркып калдылар. 35 Шунда болыт эченнән: «Бу минем Улым, минем сайланганым.+ Аны тыңлагыз»+,— дигән тавыш+ ишетелде. 36 Тавыш яңгырагач, алар Гайсәнең берүзе генә калганын күрделәр. Әмма алар бу хәлне сер итеп сакладылар һәм күргәннәре турында ул көннәрдә беркемгә дә бернәрсә дә сөйләмәделәр.+

  • 2 Петер 1:16–18
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 16 Сезгә Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең көче һәм аның килү чоры турында сөйләгәндә, без оста төзелгән уйдырмаларга иярмәдек, ә аның никадәр бөек икәнен үз күзләребез белән күреп сөйләдек.+ 17 Чөнки күктәге Ата, Аллаһы — бөек данның чыганагы: «Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм»+,— дигән сүзләр* әйткәндә, Гайсәгә хөрмәт белән дан бирелде. 18 Әйе, без күктән килгән бу сүзләрне аның белән бергә изге тауда булганда ишеттек.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу