-
Маттай 18:1–5Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
18 Шунда Гайсә янына шәкертләре килде һәм: «Күкләр Патшалыгында кем иң бөеге?» — дип сорады.+ 2 Ул бер баланы чакырып, алар арасына бастырды да 3 болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: әгәр сез үзгәреп, балалар кебек булмасагыз,+ күкләр Патшалыгына һич тә кермәячәксез.+ 4 Шуңа күрә басынкыланып шушы балага охшаш булып киткән кеше күкләр Патшалыгында иң бөеге булыр,+ 5 һәм минем исемем хакына мондый баланы кабул итүче мине дә кабул итә.+
-
-
Лүк 9:46–48Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
46 Шуннан соң шәкертләр араларында кем иң бөеге дип бәхәсләшә башладылар.+ 47 Гайсә, аларның күңелләрендәге уй-фикерләрен белеп, бер баланы чакырды да, үзе янына бастырып, 48 болай диде: «Минем исемем хакына бу баланы кабул итүче мине дә кабул итә. Ә мине кабул итүче мине Җибәрүчене дә кабул итә.+ Арагызда үзен иң кечесе итеп тотучы чын мәгънәдә бөек була».+
-
-
Лүк 22:24–26Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
24 Ләкин алар арасында кайнар бәхәс тә чыкты. Алар араларында кем иң бөеге булып исәпләнергә тиеш дип бәхәсләште.+ 25 Гайсә исә аларга болай диде: «Халыкларның патшалары алар өстеннән хакимлек итә, һәм халыклар өстеннән хакимлеккә ия кешеләр хәйриячеләр дип атала.+ 26 Ә сез андый булмагыз.+ Арагызда иң бөеге кече кебек,+ җитәкче хезмәтче кебек булсын.+
-