Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 21:33–41
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 33 Тагын бер мисал тыңлагыз. Бер җир хуҗасы йөзем бакчасы утырткан,+ аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган+ һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән.+ 34 Уңыш җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына, уңышның үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән. 35 Әмма йөзем үстерүчеләр аның хезмәтчеләрен тотып, берсен кыйнаганнар, икенчесен үтергәннәр, ә өченчесен ташлар атып үтергәннәр.+ 36 Ул кабат, тагы да күбрәк башка хезмәтчеләрен җибәргән, әмма алар белән дә шулай ук эшләгәннәр.+ 37 Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, үз улын җибәргән. 38 Ләкин аны күргәч, йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу мирасчы.+ Әйдәгез, аны үтерик тә мирасын үзебезгә алыйк!“ — диешкәннәр. 39 Шунда алар аны тотып, йөзем бакчасыннан өстерәп чыгарганнар да үтергәннәр.+ 40 Шулай итеп, йөзем бакчасының хуҗасы килгәч, шул йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?» 41 Алар аңа: «Ул аларны кылган бар явызлыклары өчен коточкыч үлемгә дучар итәчәк, ә йөзем бакчасын аңа уңышны тиешле вакытта бирүче башка йөзем үстерүчеләргә куллануга тапшырачак»,— диделәр.

  • Лүк 20:9–16
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 9 Шуннан соң ул халыкка мондый мисал китерде: «Бер кеше йөзем бакчасы утырткан+ һәм, аны йөзем үстерүчеләргә куллануга биреп, озак вакытка чит илгә киткән.+ 10 Йөзем җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына бер хезмәтчене алар аңа йөзем бакчасыннан җимешләр бирсеннәр өчен җибәргән. Әмма йөзем үстерүчеләр аны тотып кыйнаганнар да буш кул белән кайтарып җибәргәннәр.+ 11 Ләкин ул тагын бер хезмәтчене, инде башкасын җибәргән. Алар монысын да кыйнаганнар һәм, аны хур итеп,* буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. 12 Ул өченчесен җибәргән. Алар аны да җәрәхәтләп, чыгарып ташлаганнар. 13 Шунда йөзем бакчасының хуҗасы болай дигән: „Нәрсә эшләргә инде? Яраткан улымны җибәрим.+ Бәлки, алар аны хөрмәт итәрләр“. 14 Ләкин йөзем үстерүчеләр аны күреп алгач, үзара фикер алыша башлаганнар: „Бу мирасчы. Мирас безнеке булсын өчен, аны үтерик“. 15 Шунда алар аны йөзем бакчасыннан өстерәп чыгарганнар да үтергәннәр.+ Йөзем бакчасының хуҗасы алар белән нәрсә эшләр? 16 Ул килеп, бу йөзем үстерүчеләрне үтерәчәк, ә йөзем бакчасын башкаларга тапшырачак».

      Моны ишеткәч, алар: «Андый хәл була күрмәсен!» — диделәр.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу