-
Маттай 21:33–41Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
33 Тагын бер мисал тыңлагыз. Бер җир хуҗасы йөзем бакчасы утырткан,+ аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган+ һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән.+ 34 Уңыш җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына, уңышның үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән. 35 Әмма йөзем үстерүчеләр аның хезмәтчеләрен тотып, берсен кыйнаганнар, икенчесен үтергәннәр, ә өченчесен ташлар атып үтергәннәр.+ 36 Ул кабат, тагы да күбрәк башка хезмәтчеләрен җибәргән, әмма алар белән дә шулай ук эшләгәннәр.+ 37 Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, үз улын җибәргән. 38 Ләкин аны күргәч, йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу мирасчы.+ Әйдәгез, аны үтерик тә мирасын үзебезгә алыйк!“ — диешкәннәр. 39 Шунда алар аны тотып, йөзем бакчасыннан өстерәп чыгарганнар да үтергәннәр.+ 40 Шулай итеп, йөзем бакчасының хуҗасы килгәч, шул йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?» 41 Алар аңа: «Ул аларны кылган бар явызлыклары өчен коточкыч үлемгә дучар итәчәк, ә йөзем бакчасын аңа уңышны тиешле вакытта бирүче башка йөзем үстерүчеләргә куллануга тапшырачак»,— диделәр.
-
-
Марк 12:1–9Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
12 Шуннан соң Гайсә аларга мисаллар китереп сөйли башлады: «Бер кеше йөзем бакчасы утырткан,+ аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган+ һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән.+ 2 Йөзем җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына бер хезмәтчене җибәргән һәм аңа алардан уңышның үз өлешен алырга кушкан. 3 Әмма алар аны тотып кыйнаганнар да буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. 4 Шунда ул икенче хезмәтчене җибәргән, ләкин алар аның башын яралаганнар һәм аны хур иткәннәр.+ 5 Шуннан соң ул тагын берсен җибәргән, һәм алар аны үтергәннәр. Ул күп кенә башка хезмәтчеләрен дә җибәреп караган: аларның кайберәүләрен кыйнаганнар, ә кайберәүләрен үтергәннәр. 6 Аның тагын яраткан улы булган.+ Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, аны да җибәргән. 7 Ләкин йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу мирасчы.+ Әйдәгез, аны үтерик, шунда мирас безнеке булыр“,— диешкәннәр. 8 Шунда алар аны тотып үтергәннәр дә йөзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар.+ 9 Йөзем бакчасының хуҗасы нәрсә эшләр? Ул, килеп, теге йөзем үстерүчеләрне үтерәчәк, ә йөзем бакчасын башкаларга тапшырачак.+
-