Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ирмия 31:31
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 31 «„Менә,— ди Йәһвә,— мин Исраил йорты һәм Яһүд йорты белән яңа килешү төзиячәк көннәр якынлашып килә.+

  • Маттай 26:26–28
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 26 Алар ашап утырганда, Гайсә икмәкне алды да рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып,+ аларга бирде. «Алыгыз, ашагыз, бу минем тәнемне аңлата»,— диде ул.+ 27 Ул шулай ук касәне алды, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аны аларга бирде һәм болай диде: «Бөтенегез дә аннан эчегез,+ 28 чөнки бу шәраб күпләрнең+ гөнаһлары кичерелсен+ өчен түгеләчәк „килешү+ канымны“+ аңлата.

  • Марк 14:22–24
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 22 Алар ашап утырганда, Гайсә икмәкне алды да рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып, аларга бирде. «Алыгыз, бу минем тәнемне аңлата»,— диде ул.+ 23 Шуннан соң Гайсә касәне алды һәм, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларга бирде, алар барысы да аннан эчтеләр.+ 24 Шунда ул аларга болай дип әйтте: «Бу шәраб күпләр хакына түгеләчәк „килешү+ канымны“+ аңлата.+

  • 2 Көринтлеләргә 3:6
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6 Ул безне яңа килешүнең+ — язылган законнар җыентыгының түгел,+ ә рухның — хезмәтчеләре булырга яраклы итте. Язылган законнар җыентыгы үлемгә хөкем итә,+ ә рух терелтә.+

  • Еврейләргә 7:22
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 22 Шуңа күрә Гайсә яхшырак килешүгә кәфил* булды.+

  • Еврейләргә 8:8
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 8 Аллаһы, мондый сүзләр әйтеп, үз халкын гаепли: «„Менә,— ди Йәһвә*,— мин Исраи́л йорты һәм Яһүд йорты белән яңа килешү төзиячәк көннәр якынлашып килә.

  • Еврейләргә 8:13
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 13 «Яңа килешү» диеп, ул үткәндәгесен гамәлдән чыгара,+ ә гамәлдән чыгарылган һәм искерә барган һәр нәрсә тиздән юкка чыга.+

  • Еврейләргә 9:13, 14
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 13 Чөнки нәҗесләнгәннәрнең өстенә, тәнне чиста итәр өчен, кәҗә, үгез каны+ һәм яндырылган тана көле сибәләр һәм шулай итеп аларны изге итәләр.+ 14 Әмма Мәсих каны+ вөҗданыбызны үле эшләрдән күпкә зуррак дәрәҗәдә сафландырачак!+ Ул мәңгелек рух ярдәмендә үзен кимчелексез корбан итеп Аллаһыга тапшырды һәм моны без тере Аллаһыга изге хезмәтне башкара алсын өчен эшләде.+

  • Еврейләргә 12:24
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 24 Сез яңа килешү+ арадашчысы Гайсәгә+ һәм аның Һабил каныннан+ яхшырак сөйләүче сибелгән канына якынлаштыгыз.

  • 1 Петер 1:18, 19
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 18 Сез бит шуны беләсез: сез ата-бабаларыгыздан гореф-гадәт буенча күчкән буш тормыш рәвешеннән алтын-көмеш кебек фани нәрсәләр белән түгел, 19 ә кимчелексез һәм тапсыз бәрәннең+ — Мәсихнең+ — кыйммәтле каны+ белән азат ителдегез.*+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу