-
Марк 15:40, 41Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
40 Анда ерактан гына карап торучы хатыннар да бар иде. Алар арасында магдалалы Мәрьям, шулай ук Кече Ягъкуб белән Йосысның әнисе Мәрьям һәм Салумия́ тора иде.+ 41 Гайсә Гәлилә́ядә булганда, алар аның белән бергә йөреп, аңа хезмәт иткән иделәр.+ Анда шулай ук аның белән Иерусалимга килгән башка күп хатыннар да бар иде.
-
-
Лүк 8:2, 3Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
2 шулай ук җеннәрдән арынган һәм чирләрдән савыккан берничә хатын-кыз бар иде: эченнән җиде җен куып чыгарылган Мәрьям (аны магдалалы+ дип тә йөртәләр), 3 Һиру́д йортында идарә итүче Хузаның хатыны Яһнә́,+ Суса́нна һәм башка күп хатыннар. Алар Гайсәгә һәм аның рәсүлләренә үзләренең булганнарын бүлешеп хезмәт итә иделәр.+
-