Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 26:69, 70
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 69 Ул вакытта Петер тышта, ишегалдында утыра иде. Аның янына хезмәтче кыз килеп: «Син дә гәлилә́яле Гайсә белән бергә булдың бит!» — диде.+ 70 Әмма Петер моны аларның барысы алдында инкяр итеп: «Мин синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне белмим»,— диде.

  • Марк 14:66–68
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 66 Ә ул вакытта Петер аста, ишегалдында иде. Шунда баш руханиның хезмәтче кызларының берсе килде.+ 67 Ул җылынып утырган Петерне күрде дә, аңа текәлеп карап: «Син дә насаралы белән, шул Гайсә белән бергә булдың»,— диде. 68 Әмма Петер моны инкяр итеп: «Мин аны белмим һәм синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне аңламыйм»*,— диде дә капкага таба китте.

  • Лүк 22:55–57
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 55 Кешеләр ишегалды уртасында учак ягып бергә утыргач, Петер дә алар янына килеп утырды.+ 56 Ә бер хезмәтче кыз, аның янып торган учак янында утырганын күреп, аңа текәлеп карады да: «Бу кеше дә аның белән бергә иде»,— диде. 57 Әмма ул моны инкяр итеп: «Мин аны белмим»,— дип әйтте.+

  • Яхъя 18:25
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 25 Шимун Петер җылынып торганда, аңардан: «Син дә аның шәкертләренең берсе түгелме соң?» — дип сорадылар. Ул, моны кире кагып: «Юк»,— диде.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу