-
Марк 14:66–72Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
66 Ә ул вакытта Петер аста, ишегалдында иде. Шунда баш руханиның хезмәтче кызларының берсе килде.+ 67 Ул җылынып утырган Петерне күрде дә, аңа текәлеп карап: «Син дә насаралы белән, шул Гайсә белән бергә булдың»,— диде. 68 Әмма Петер моны инкяр итеп: «Мин аны белмим һәм синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне аңламыйм»*,— диде дә капкага таба китте. 69 Анда шул хезмәтче кыз, аны күреп, якында торучы кешеләргә кабат: «Ул аларның берсе»,— дия башлады.+ 70 Ул моны да инкяр итте. Бераздан Петер янында торучылар аңа яңадан: «Син чыннан да аларның берсе, син бит Гәлилә́ядән»,— дип әйтә башлады. 71 Әмма ул: «Сүзләрем дөрес булмаса, мине каһәр суксын. Мин сез сөйләгән кешене белмим!» — дип, ант итә башлады. 72 Шунда ук әтәч икенче тапкыр кычкырды.+ Һәм Петер Гайсәнең: «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»+,— дигән сүзләрен исенә төшерде дә, түзә алмыйча, елый башлады.
-
-
Лүк 22:55–62Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
55 Кешеләр ишегалды уртасында учак ягып бергә утыргач, Петер дә алар янына килеп утырды.+ 56 Ә бер хезмәтче кыз, аның янып торган учак янында утырганын күреп, аңа текәлеп карады да: «Бу кеше дә аның белән бергә иде»,— диде. 57 Әмма ул моны инкяр итеп: «Мин аны белмим»,— дип әйтте.+ 58 Бераздан башка берәү, аны күреп: «Син дә аларның берсе»,— диде. Ләкин Петер аңа: «Юк»,— дип әйтте.+ 59 Бер сәгатьләп вакыт үткәч, тагын берсе: «Чыннан да, ул да аның белән бергә булган, ул Гәлилә́ядән бит!» — дия-дия үзсүзлеләнә башлады. 60 Әмма Петер: «Мин синең нәрсә сөйләгәнеңне белмим!» — диде. Шунда, ул әле сөйләгәндә, әтәч кычкырды. 61 Һәм Хуҗа, борылып, Петергә карады. Шунда Петер Хуҗаның үзенә: «Бүген әтәч кычкырганчы, син миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең»,— дип әйткән сүзләрен исенә төшерде.+ 62 Ул чыкты да кайгыдан елап җибәрде.
-
-
Яхъя 18:15–17Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
15 Шимун Петер һәм тагын бер шәкерт Гайсә артыннан бардылар.+ Бу шәкерт баш руханиның танышы иде. Ул Гайсә белән бергә баш руханиның ишегалдына керде, 16 ә Петер тышкы якта капка артында басып калды. Шуңа күрә теге шәкерт — баш руханиның танышы чыкты да капка саклаучы хезмәтче кыз белән сөйләшеп алды. Шуннан соң Петерне эчкә алып керде. 17 Шунда шул хезмәтче кыз Петердән: «Син дә бу кешенең шәкерте түгелме соң?» — дип сорады. «Юк»,— дип җавап бирде Петер.+
-