Маттай 27:55, 56 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 55 Моны ерактан гына күп хатыннар күзәтеп торды. Алар Гайсәгә хезмәт күрсәтеп,+ аның белән Гәлилә́ядән килгән иделәр. 56 Алар арасында магдалалы Мәрьям, шулай ук Ягъкуб белән Йосысның әнисе Мәрьям һәм Зебеди́ угылларының әниләре бар иде.+ Маттай 27:61 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 61 Ә магдалалы Мәрьям белән башка Мәрьям кабер каршында утырып калдылар.+ Марк 15:40 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 40 Анда ерактан гына карап торучы хатыннар да бар иде. Алар арасында магдалалы Мәрьям, шулай ук Кече Ягъкуб белән Йосысның әнисе Мәрьям һәм Салумия́ тора иде.+ Лүк 23:49 Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы) 49 Ә аны белгән бар кеше читтәрәк басып тора иде. Анда шулай ук аңа Гәлилә́ядән ияреп килгән хатын-кызлар да бар иде, алар да моңа карап тордылар.+
55 Моны ерактан гына күп хатыннар күзәтеп торды. Алар Гайсәгә хезмәт күрсәтеп,+ аның белән Гәлилә́ядән килгән иделәр. 56 Алар арасында магдалалы Мәрьям, шулай ук Ягъкуб белән Йосысның әнисе Мәрьям һәм Зебеди́ угылларының әниләре бар иде.+
40 Анда ерактан гына карап торучы хатыннар да бар иде. Алар арасында магдалалы Мәрьям, шулай ук Кече Ягъкуб белән Йосысның әнисе Мәрьям һәм Салумия́ тора иде.+
49 Ә аны белгән бар кеше читтәрәк басып тора иде. Анда шулай ук аңа Гәлилә́ядән ияреп килгән хатын-кызлар да бар иде, алар да моңа карап тордылар.+