Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 10:2
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 2 Менә шул 12 рәсүлнең исеме:+ беренчесе Шиму́н (аны Пете́р дип тә атыйлар),+ аның бертуганы Әндри́,+ Зебеди́ уллары Ягъкуб белән Яхъя,+

  • Маттай 10:4
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 4 Шимун Кәнәни́ һәм Яһүд Искарио́т, ул соңрак Гайсәгә хыянәт итте.+

  • Лүк 6:12–16
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 12 Шул көннәрнең берсендә Гайсә дога кылыр өчен тауга менде+ һәм төне буе Аллаһыга дога кылды.+ 13 Ә таң атканнан соң ул үзе янына шәкертләрен чакырды да алар арасыннан 12 сен сайлап алды, һәм аларны рәсүлләр дип атады.+ 14 Менә аларның исемнәре: Шиму́н (аны Пете́р дип тә атыйлар), аның бертуганы Әндри́, шулай ук Ягъкуб, Яхъя, Фили́п,+ Бартолма́й, 15 Матта́й, Тома́с,+ Алфа́й улы Ягъкуб, ашкынучан дип аталган Шимун, 16 Ягъкуб улы Яһүд һәм хыянәтче булып киткән Яһүд Искарио́т.

  • Яхъя 6:70, 71
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 70 Гайсә аларга: «Мин уникегезне дә сайлап алдым,+ әмма берегез — яла ягучы»+,— диде. 71 Ул бу сүзләрне Шиму́н Искарио́т улы Яһүд турында әйтте. Ул 12 рәсүлнең берсе булса да, Гайсәгә хыянәт итәргә җыена иде.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу