Беренче көринтлеләргә
1 Бу хатны Аллаһының ихтыяры буенча Мәсих Гайсәнең рәсүле булырга чакырылган Пау́л+ һәм кардәшебез Сәстәнә́с 2 Аллаһының Көринттәге+ җыелышына, сезгә — Мәсих Гайсәнең шәкертләре буларак изгеләндерелгәннәргә,+ изге булырга чакырылганнарга, шулай ук барыбызга Хуҗа булган Гайсә Мәсихне бөтен җирдә исеме белән чакыручы кардәшләрнең барысына яза.+
3 Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән юмарт игелек һәм иминлек сезгә.
4 Сезгә Мәсих Гайсә аша Аллаһының юмарт игелеге күрсәтелгән, шуңа күрә Аллаһыма һәрвакыт сезнең өчен рәхмәт укыйм. 5 Сез бит Мәсих белән бердәмлектә булганга бар яктан баедыгыз, шул исәптән сүзне игълан итү сәләтенә һәм бар белемгә ия булдыгыз,+ 6 чөнки Мәсих турындагы шаһитлек+ сездә нык урнашты. 7 Шулай итеп сез Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең ачылышын түземсезлек белән көтеп яшисез,+ һәм сездә һәр кирәкле нәрсә бар. 8 Шулай ук, сез Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең көнендә+ тел тидермәслек булсын өчен, Аллаһы сезне ахырга кадәр ныгытып торачак. 9 Сезне үз Улы Хуҗабыз Гайсә Мәсих белән бердәмлектә булу өчен чакырган Аллаһы тугры.+
10 Кардәшләр, Хуҗабыз Гайсә Мәсих исеменнән сезне шуңа өндим: бөтенегез дә сүздә бердәм булыгыз, арагызда бүленешләр булмасын,+ бер уй-фикердә булып, бердәмлектә яшәгез.+ 11 Кардәшләрем, Колая́ йортыннан кайберәүләр миңа сезнең арада каршылыклар бар дип хәбәр итте. 12 Сүзем шуның турында: сез «мин — Паулныкы», «ә мин — Аполлосныкы»,+ «ә мин — Кифасныкы»,* «ә мин — Мәсихнеке» дип әйтәсез. 13 Алайса, Мәсих бүленгән булып чыга. Сезнең хакка баганага кадаклап әллә Паулны үтерделәрме? Әллә Паулны танып* суга чумдырылу үттегезме? 14 Аллаһыга рәхмәтләр укыйм: мин Кри́спи+ белән Гайдан+ башка берегезне дә суга чумдырмадым, 15 шуңа күрә берегез дә Паулны танып суга чумдырылу үттем дип әйтә алмый. 16 Мин шулай ук Стифәнәснең+ өендәгеләрен суга чумдырдым. Ә башкалар турында әйткәндә, тагын берәр кемне суга чумдырганымны хәтерләмим. 17 Чөнки Мәсих мине суга чумдырырга дип түгел, ә яхшы хәбәрне игълан итәргә дип җибәрде,+ ул мине зирәк сүзләр белән җибәрмәде. Югыйсә Мәсихнең җәфалану баганасы* файдасыз булыр иде.
18 Җәфалану баганасы* турындагы сүз — һәлакәткә баручылар өчен акылсызлык,+ ә котылучылар өчен, ягъни безнең өчен, — Аллаһының кодрәте.+ 19 «Зирәкләрнең зирәклеген юк итәрмен, акыл ияләренең акылын кире кагармын»+,— дип язылган бит. 20 Кайда зирәк? Кайда канунчы?* Бу дөнья төзелешенең* бәхәсләшергә яратучысы кайда? Аллаһы бу дөньяның зирәклеген акылсыз итмәдеме? 21 Дөнья үз зирәклегенә таянып+ Аллаһыны танып белмәсә дә,+ Аллаһы, үз зирәклеге буенча, иман итүчеләрне вәгазьләнә торган хәбәрнең акылсызлыгы+ аша коткаруны хуп күрде.
22 Яһүдләр галәмәтләр сорый,+ греклар зирәклек эзли, 23 без исә баганага кадаклап үтерелгән Мәсих турында вәгазьлибез. Бу — яһүдләр өчен абыну ташы, ә башка халыклар өчен — акылсызлык.+ 24 Ләкин чакырылганнар өчен, ягъни чакырылган яһүдләр һәм греклар өчен, Мәсих — Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге.+ 25 Чөнки Аллаһының акылсыз булып күренгән нәрсәләре кешеләр зирәк дип санаганнан зирәгрәк һәм Аллаһының көчсез булып күренгән нәрсәләре кешеләр көчле дип санаганнан кодрәтлерәк.+
26 Кардәшләр, сез үзегез дә күреп торасыз: сезнең арагызда, ягъни чакырылганнар арасында, кешеләр тарафыннан зирәк дип саналганнар,+ кодрәтлеләр һәм затлы нәселдән чыкканнар әллә ни күп түгел.+ 27 Әмма Аллаһы, акыл ияләрен оятка калдырыр өчен, дөнья акылсыз дип исәпләгәннәрне сайлап алды һәм, кодрәтлеләрне оятка калдырыр өчен, дөнья көчсез дип исәпләгәннәрне сайлап алды.+ 28 Аллаһы, гамәлдә торганны юк итәр өчен, дөньяның затсызларын, кешеләр кимсетеп караган һәм буш дип санаган нәрсәләрне сайлады.+ 29 Шуңа күрә Аллаһы каршында һичкем дә мактана алмый. 30 Әмма аның ярдәмендә сез Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торасыз. Ул безнең өчен Аллаһыдан килгән зирәклек, шулай ук тәкъвалык,+ изгелек+ һәм йолым китерүче азатлык булып китте.+ 31 Шуңа күрә, язылганча: «Мактанучы — Йәһвә* белән мактансын».+