Ишагыя
28 Ифраи́м эчкечеләренең бай* таҗына* кайгы!+
Аның данлыклы күрке — сулган чәчәк кенә.
Ул шәрабтан исергән кешеләр яшәүче уңдырышлы үзәнлекнең башына тагылган.
2 Менә Йәһвә көчле һәм куәтле берәүне җибәрер.
Ул, күк күкрәп яуган боз, һәлакәтле давыл сыман,
Бар җирне су астында калдырган яшенле яңгыр сыман,
Бар көче белән таҗны җиргә атып бәрер.
4 Уңдырышлы үзәнлекнең башына тагылган
Аның данлыклы күркенең сулган чәчәге
Җәй җиткәнче өлгерә торган инҗир кебек булып китәр.
Аны күргән кеше, кулына алу белән, аны йотар.
5 Ул көнне Гаскәрләр Иясе Йәһвә үз халкының калдыгы өчен данлыклы таҗ һәм матур такыя булып китәр.+ 6 Ул хөкем итүче өчен гаделлек рухы һәм дошманны капка яныннан куып җибәрүчеләр өчен көч чыганагы булып китәр.+
7 Һәм болар да шәраб аркасында юлдан яза.
Хәмерләре аркасында алар чайкалып йөри.
Рухани һәм пәйгамбәр исерткеч эчемлек аркасында адаша.
Шәраб аларны аптырашта калдыра,
Хәмерләреннән алар чайкалып йөри.
Күренешләре аларны адаштыра,
Хөкем иткәндә, аларның фикерләре чуала.+
8 Аларның табыннары җирәнгеч косык белән тулы —
Чиста урын юк.
9 Алар болай ди: «Ул кемгә белем бирер
Һәм хәбәрне кемгә аңлатыр?
Әллә без әле генә сөт имүдән туктаган,
Әле генә имчәктән аерылган балалармы?
10 Чөнки ул һәрвакыт әйтә: „Әмер өстенә әмер, әмер өстенә әмер,
Күрсәтмә артыннан күрсәтмә, күрсәтмә артыннан күрсәтмә,*+
Бераз монда, бераз тегендә“».*
11 Шуңа күрә ул бу халыкка тотлыгып сөйләүчеләр аша һәм чит телдә сөйләр.+ 12 Ул бервакыт аларга болай диде: «Бу — ял итү урыны. Алҗыган кеше ял итсен. Бу — хәл җыю урыны», ләкин алар тыңламады.+ 13 Шуңа күрә аларга Йәһвәнең сүзе мондый булыр:
«Әмер өстенә әмер, әмер өстенә әмер,
Күрсәтмә артыннан күрсәтмә, күрсәтмә артыннан күрсәтмә,*+
Бераз монда, бераз тегендә».
14 Шуңа күрә Йәһвәнең сүзен тыңлагыз, мактанчыклар,
Бу халыкның Иерусалимдагы идарәчеләре,
15 Чөнки сез болай дисез:
Көчле су басу булса да,
Ул безгә кадәр җитмәс,
Чөнки без ялганны ышык урыныбыз иттек
Һәм алдау белән капландык».+
16 Шунлыктан Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди:
Аңа иман итүче беркем дә куркуга бирелмәс.+
Ялганның сыеныр урынын боз явып җимерер,
Яшерен урынны сулар басып китәр.
Көчле су басу булса,
Сезне агызып китәр.
19 Ул булган һәр чакта
Сезне агызып алып китәр,+
Чөнки ул иртә артыннан иртә,
Көне буе, төне буе булып торыр.
Бик нык курыкканга гына алар ишеткәнне аңларлар».*
20 Ятак сузылып ятар өчен бик кыска,
Һәм япма төренер өчен бик тар.
21 Йәһвә үз эшен — сәер эшен башкарыр өчен
Һәм үз гамәлен — гаҗәп гамәлен үтәр өчен,+
Пәрәзи́м тавында күтәрелгәндәй күтәрелер,
Гибо́н янындагы үзәндәге кебек калкыр.+
Югыйсә богауларыгыз катырак кысылыр,
Чөнки мин Аллаһы Тәгалә — Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән
Бөтен җирнең юк ителүе билгеләнгәнен ишеттем.+
23 Колак салып мине тыңлагыз,
Әйткәннәремне игътибар белән тыңлагыз.
24 Сукалаучы орлык чәчәр алдыннан көне буе сукалармы?
Ул үз җирен бертуктаусыз йомшартып тырмалармы?+
25 Ул аның өстен тигезләгәч,
Кара әнис чәчмәсме һәм әнис сипмәсме?
Кара әнисне таяк белән,
Ә әнисне чабагач белән сугалар.
28 Кеше икмәккә дигән ашлыкны ваклыймы?
Юк, ул аны бертуктаусыз суктырмый.+
Ул атлар җигелгән ашлык сугу арбасын аның өстеннән үткәргәндә
Аны вакламый.+