Яратылыш
8 Аллаһы исә Нух һәм аның белән көймәдә+ булган бөтен кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары турында кайгыртып,* җир өстенә җил җибәрде, һәм сулар кими башлады. 2 Күктәге су чыганаклары һәм күк капкалары ябылды, һәм яңгыр туктады.+ 3 Сулар кими барды һәм 150 нче көнгә шактый кимеде. 4 7 нче айның 17 нче көнендә көймә Арарат тауларында туктады. 5 Сулар 10 нчы айга кадәр кими барды. 10 нчы айның 1 нче көнендә тау очлары күренә башлады.+
6 40 көннән соң Нух көймәдә ясалган тәрәзәне+ ачып, 7 тышка бер козгынны очырды. Козгын җирдәге сулар кипкәнче бер очып китеп, бер кайтып йөрде.
8 Соңыннан, җир йөзендә сулар кимегәнме, юкмы икәнен белер өчен, Нух күгәрченне очырып җибәрде. 9 Әмма күгәрчен, кунар җир тапмыйча, көймәгә, Нух янына кире әйләнеп кайтты, чөнки сулар әле бөтен җир йөзен каплап тора иде.+ Шунда Нух кулын сузып, аны көймә эченә алды. 10 Ул тагын 7 көн көтте дә, күгәрченне кабат көймәдән очырды. 11 Кичен күгәрчен кире әйләнеп кайткач, Нух аның томшыгында яңа гына өзелгән зәйтүн яфрагын күрде! Шуннан ул җирдә суларның кимегәнен аңлады.+ 12 Тагын 7 көн көткәннән соң, ул күгәрченне янә очырды. Әмма күгәрчен инде әйләнеп кайтмады.
13 601 нче елның+ 1 нче аенда, айның 1 нче көнендә җирдәге сулар кипте. Нух көймәнең түбәсен ачып карады һәм җирнең коры икәнлеген күрде. 14 2 нче айның 27 нче көнендә җир тулысынча кипте.
15 Шунда Аллаһы Нухка болай диде: 16 «Хатының, улларың һәм киленнәрең белән бергә көймәдән чык.+ 17 Үзең белән һәр төрдәге бар тереклекне:+ күктә оча торган тереклекне, җәнлекләрне, җирдә хәрәкәт итүче башка хайваннарны алып чык — үрчесеннәр, ишәйсеннәр, җир йөзен тутырсыннар».+
18 Шунда Нух үз уллары,+ хатыны һәм киленнәре белән бергә көймәдән чыкты. 19 Җирдә яшәүче барлык тереклек: җанварлар да, күктә оча торган тере җаннар да, җирдә хәрәкәт итә торган башка хайваннар да төркем-төркем көймәдән чыкты.+ 20 Аннан соң Нух Йәһвәгә мәзбәх*+ төзеде һәм чиста хайваннар белән оча торган чиста тереклекнең+ кайберләрен алып, аның өстендә яндыру корбаннары китерде.+ 21 Һәм Йәһвә корбанның хуш* исен сизде. Шуңа күрә Йәһвә үз күңеленнән болай диде: «Кеше аркасында бүтән беркайчан да җирне каһәрләмәячәкмен,*+ чөнки кеше йөрәгендәге уй-ниятләр балачактан ук явызлыкка юнәлгән.+ Бүтән беркайчан да бөтен тереклекне һәлак итмәячәкмен.+ 22 Моннан ары җирдә чәчү вакыты һәм урак өсте, суык һәм эссе, җәй һәм кыш, көн һәм төн бер дә бетмәс».+