Әюп
21 Моңа Әюп болай диде:
2 «Сүзләремә колак салыгыз,
Шулай итеп мине юатырсыз.
4 Әллә мин кеше алдында зарланаммы?
Юк. Алайса, ни өчен рухым тыныч соң?
5 Кулыгыз белән авызыгызны каплап,
Миңа гаҗәпләнеп карап торыгыз.
6 Уйларга бирелгәндә мин тынычлыгымны югалтам,
Бөтен тәнем калтырый башлый.
8 Аларның балалары һәрчак үзләре белән,
Алар үз токымнарын күреп тора.
10 Үгезләре үрчеп тора,
Сыерлары бозаулый һәм бозау салмый.
11 Малайлары тышта көтү-көтү йөгереп йөри,
Балалары чабышып уйный.
14 Аллаһыга исә алар болай ди: „Калдыр безне!
Синең юлларыңны беләсебез килми.+
15 Кем соң ул Чиксез Кодрәт Иясе? Ник без аңа хезмәт итәргә тиеш?+
Аны белүдән ни файда бар?“+
16 Әмма аларның рәхәт тормышлары үз кулларында түгел икәнен беләм.+
Явызларның уй-ниятләре* миннән ерак.+
17 Явызларның яктырткычы еш сүнәме?+
Бәла-казалар аларга еш ябырыламы?
Аллаһы, ачуы чыгып, аларга еш һәлакәт китерәме?
18 Аларның кайчан да булса җил очырган салам бөртеге сыман,
Давыл алып киткән кибәк сыман булганы бармы?
19 Ходай кешегә тиешле җәзаны аның уллары өчен саклар.
Әмма Аллаһы, кеше үзе татысын өчен, тиешлесен аның үзенә бирсен иде.+
22 Кем Аллаһыга гыйлем бирә* ала?+
Ул үзе иң бөекләрне хөкем итә бит.+
23 Берәү үлгәндә әле куәтле була,+
Ул кайгы күрми, борчуларсыз яши,+
24 Сөякләре нык,
Ботларын май баскан була.
29 Сәяхәтчеләрдән сораганыгыз юкмы?
Аларның күргән-белгәннәрен җентекләп тикшермәдегезме?
30 Афәт көнендә явыз кешене кызганалар,
Ярсу көнендә аны коткаралар икәнен белмәдегезме?
31 Кем аңа йөргән юллары турында йөзенә бәреп әйтсен?
Кем аңа кылган эшләре өчен әҗерен бирсен?
32 Аны күмгәч,
Каберен саклап торырлар.
33 Үзәндәге* туфрак аның өчен уңайлы булыр,+
Аңа кадәр исәпсез-хисапсыз кеше җир куенына кергән сыман,
Бар кешеләр аңа иярер.+
34 Соң, мәгънәсез юатуыгызның файдасы нидә?+
Җавапларыгызда ялганнан башка һичнәрсә дә юк!»