Яратылыш
25 Ибраһим исә кабат өйләнде. Хатынның исеме Катурә́ иде. 2 Ул аңа Зимра́н, Йокша́н, Мәда́н, Мидья́н,+ Ишба́к һәм Шуа́х исемле уллар тудырды.+
3 Йокшанның Шеба́ һәм Дида́н исемле уллары туды.
Диданның уллары Ашшури́м, Ләтүши́м һәм Ләүми́м иде.
4 Мидьянның уллары Ифа́, Ифә́р, Хану́х, Абида́ һәм Илда́х иде.
Боларның барысы Катурәнең оныклары.
5 Вакыт узу белән Ибраһим бар нәрсәсен Исхакка тапшырды,+ 6 җарияләреннән туган улларына исә Ибраһим бүләкләр бирде һәм әле үзе исән чагында аларны улы Исхактан ераграк,+ көнчыгышка таба, Көнчыгыш җиренә җибәрде. 7 Ибраһим барлыгы 175 ел яшәп, 8 вафат булды. Ул озын гомер яшәде, тормышыннан канәгать булды һәм олы яшьтә үлеп, үз халкына кушылды.* 9 Уллары Исхак белән Исмәгы́йль аны Мамре́ янында, хитле Соха́р улы Әфрунның кырында урнашкан Макпела́ мәгарәсендә җирләделәр.+ 10 Ул кырны Ибраһим Хит улларыннан сатып алган иде. Ибраһимны шунда хатыны Сара́ җирләнгән урынга җирләделәр.+ 11 Ибраһимның үлеменнән соң Аллаһы аның улы Исхакны+ фатихалап торды. Исхак Бәхи́р-лаха́й-рои́+ янында яшәде.
12 Сараның хезмәтчесе мисырлы Һаҗә́р+ Ибраһимга тудырган угыл Исмәгыйль+ турындагы хәбәр шундый:
13 Исмәгыйль улларының кабиләләре буенча исемнәре: беренче улы Нәбәйо́т,+ аннары Кида́р,+ Адбеи́л, Мибса́м,+ 14 Мишма́, Дүмә́, Мәссә́, 15 Һада́д, Тима́, Йәту́р, Нафи́ш һәм Кыдыма́. 16 Болар — Исмәгыйль уллары, 12 ыруг башлыгы.+ Алар яшәгән авыллар һәм таш стеналар белән уратып алган урыннар да аларның исемнәрен йөртә. 17 Исмәгыйль 137 ел яшәп, вафат булды һәм үз халкына кушылды.* 18 Исмәгыйль улларының яшәү урыннары Мисыр янәшәсендә урнашкан Шур+ янындагы Хавилдән+ алып Ассириягә кадәр сузылган иде. Алар үзләренең бөтен кардәшләре янында урнаштылар.*+
19 Ибраһим улы Исхак тормышы турындагы хәбәр шундый:+
Ибраһимның Исхак исемле улы туды. 20 Исхакка 40 яшь булганда, ул Падда́н-арамнан булган арамлы Битуилның кызы,+ арамлы Лабанның бертуганы Рабиганы хатынлыкка алды. 21 Хатыны балага уза алмаганга, Исхак аның турында Йәһвәгә кат-кат ялварып дога кылды. Йәһвә аның ялваруларын ишетте, һәм Рабига́ балага узды. 22 Карынындагы уллары бер-берсе белән көрәшә башлагач,+ Рабига: «Шулай булгач, миңа үләсе генә кала»,— дип әйтте һәм моның турында Йәһвәгә дога кылды. 23 Йәһвә аңа болай диде: «Синең карыныңда+ ике халык бар, синнән ике төрле халык чыгачак;+ берсе икенчесеннән көчлерәк булачак,+ олысы кечесенә хезмәт итәчәк».+
24 Бала тудыру вакыты җитте. Аның карынында чыннан да игезәкләр иде. 25 Беренче баласы йонлач тәнле,+ кып-кызыл булып дөньяга килде. Шуңа күрә аны Иса́у*+ дип атадылар. 26 Аннан соң кулы белән Исауның+ үкчәсенә тотынып аның энесе чыкты. Аны Ягъкуб*+ дип атадылар. Игезәкләре туганда Исхакка 60 яшь иде.
27 Малайлар үсеп җитте, һәм Иса́у оста аучы,+ кыр кешесе булып китте. Ягъкуб исә чатырларда яшәүче+ тел тидермәслек бер кеше иде. 28 Исхак күбрәк Исауны яратты, чөнки тегесе аны киек* ите белән сыйлый иде. Рабига исә күбрәк Ягъкубны яратты.+ 29 Бервакыт, Ягъкуб аш пешергәндә, кырдан бик арып Исау кайтты. 30 Шунда Исау Ягъкубка: «Ачтан үләм!* Зинһар, тизрәк бераз* шул кызыл ашыңны бирче»,— диде. Шуңа күрә аңа Эдо́м*+ дип исем куштылар. 31 Моңа Ягъкуб: «Башта миңа беренче угылга тиешле хокукыңны+ сат!» — дип җавап бирде. 32 «Үләм бит хәзер! Нигә кирәк миңа шул беренче угылга тиешле хокук?» — диде Исау. 33 Ягъкуб исә: «Башта миңа ант ит!» — диде. Исау Ягъкубка ант итте һәм беренче угылга тиешле хокукын сатты.+ 34 Шуннан соң Ягъкуб Исауга икмәк белән ясмык ашы бирде, һәм тегесе ашап-эчте дә, торып, китеп барды. Шулай итеп Исау беренче угылга тиешле хокукын санга сукмаганын күрсәтте.