Ирмия
2 Йәһвә миңа болай дип әйтте: 2 «Бар һәм Иерусалимга әйт: „Йәһвә болай ди:
„Яшь чагыңдагы тугрылыгыңны,*+
Ярәшкәннән соң күрсәткән мәхәббәтеңне,+
Чүлдә, чәчелмәгән җирдә, миңа ияреп йөргәнеңне+
Мин бик яхшы хәтерлим.
3 Исраи́л Йәһвә өчен изге,+ уңышның беренче җимеше иде“.
„Аны тар-мар итүче һәркем гаепле булыр.
Башларына бәла төшәр“,— дип әйтә Йәһвә».+
4 И Ягъкуб йорты, һәм сез,
Исраил йортының бар гаиләләре, Йәһвә сүзен тыңлагыз.
5 Йәһвә менә нәрсә ди:
«Ата-бабаларыгыз миннән шулкадәр ерак читләште,
Шулай эшләр өчен, алар миндә ни гаеп тапты?+
6 Алар: „Йәһвәне эзлик,
Безне Мисыр җиреннән алып чыккан,+
Чүл аша, далалар+ һәм чокырлы җирләр аша,
Корылык+ белән дөм караңгылык җире аша,
Кеше йөрмәгән һәм кеше яшәмәгән җир аша
Җитәкләп барган Аллаһыны эзлик“,— димәде.
7 Мин сезне җимеш бакчалары үскән җиргә,
Сез аның җимешләре һәм яхшы нәрсәләре белән туклансын өчен китердем.+
Әмма сез минем җиремә кереп, аны нәҗесләдегез,
Мирасымны җирәнгеч нәрсә иттегез.+
8 Руханилар: „Йәһвә кайда?“ — дип сорамады,+
Канунга өйрәтү өчен җаваплы кешеләр мине белмәде,
Көтүчеләр миңа каршы күтәрелде,+
Пәйгамбәрләр Бага́л исеменнән пәйгамбәрлек итте,+
Алар файда китерә алмаучыларга ияреп йөрде.
9 „Шуңа күрә мин сезнең белән судлашуымны дәвам итәрмен+,— дип әйтә Йәһвә,—
Улларыгызның уллары белән дә судлашырмын“.
10 „Киттимнең+ диңгез буе җирләренә* барыгыз һәм карагыз.
Әйе, Кидарга+ хәбәр җибәрегез һәм җентекләп карап чыгыгыз.
Моңа охшаш хәлнең булганы бармы?
11 Берәр халыкның кайчан да булса үз илаһларын илаһ булмаган нәрсәләргә алмаштырганы бармы?
Ә минем халкым данымны файдасыз нәрсәгә алмаштырды.+
12 Сез, күкләр, моңа гаҗәпләнеп карап торыгыз,
Котларыгыз алынып калтырап торыгыз“,— ди Йәһвә.
13 „Чөнки минем халкым ике яман нәрсә кылды:
Алар мине, тереклек суы чыганагын, ташлап китте+
Һәм үзләре өчен су чокырлары,
Су тота алмый торган ярылган су чокырлары казыды.*
14 Әллә Исраил хезмәтчеме? Әллә ул өйдә туган колмы?
Алайса, ник ул талаучыларның корбаны булып киткән?
15 Яшь арысланнар аңа үкереп тора.+
Алар үз тавышларын яңгырата,
Алар аның илен коточкыч нәрсә итте.
Аның шәһәрләренә ут төрткәннәр, анда бер яшәүче дә юк.
16 Ноф*+ һәм Таһпани́с+ кешеләре башыңны кимереп пеләш итә.
17 Аллаһың Йәһвә сине юлдан җитәкләп барганда,
Син аны калдырып,+
Үзеңне үзең моңа дучар иттең түгелме?
19 Явызлыгың үзеңне төзәтсен,
Һәм тугрылыксызлыгың үзеңне фаш итсен.
Йәһвә Аллаһыңны ташлап китүең
Никадәр яман һәм аяныч нәтиҗәләргә китергәнен күр һәм таты.+
Син миңа курку-хөрмәт күрсәтмәдең“+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә, Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
Әмма син: „Мин хезмәт итәргә җыенмыйм“,— дидең.
21 Мин сине иң яхшы кызыл йөзем агачы итеп утырттым,+ ул тулысынча саф орлыктан иде.
Ничек соң син минем алдымда кыргый йөзем агачының начар үсентеләренә әйләндең?+
22 Хәтта сода* белән юынсаң да, күп итеп сабын куллансаң да,
Гаебең минем алдымда тап булып калыр“+,— ди Аллаһы Тәгалә Йәһвә.
23 Ничек соң син: „Мин үземне нәҗесләмәдем,
Мин Багалларга ияреп йөрмәдем“,— дип әйтә аласың?
Үзәндәге юлыңа кара.
Кылганыңа игътибар ит.
Син үз юлларында артка-алга максатсыз чабып йөрүче
Җитез, яшь ана дөягә охшаш.
24 Син, дәрт кергәнгә, җил сулап торган,
Чүлгә ияләшкән кыргый ишәккә охшаш.
Аның парлашу вакыты җиткәч, аны кем туктата алыр?
Аны эзләүчеләрнең берсенә дә аны эзләп йөреп хәлдән таясы юк.
Аның парлашу вакыты* җиткәч, аны табарлар.
25 Сак бул: аякларың ялан калмасын,
Тамагың да кипмәсен.
Ләкин син: „Юк! Өметләнмәгез!+
26 Алар — Исраил йорты, аларның патшалары белән мирзалары,
Руханилары белән пәйгамбәрләре —
Тотылган карак оятка калгандай,
Оятка калганнар.+
Ә миңа алар йөзләре белән түгел, ә артлары белән борылды.+
Бәла-каза вакытында алар: „Күтәрел һәм безне коткар!“ — дип әйтер.+
28 Үзеңә ясаган илаһларың кайда соң?+
Син бәла кичергәндә, сине коткара алсалар, күтәрелсеннәр.
Илаһларыңның саны, и Яһүд, шәһәрләрең саныдай күбәеп китте бит.+
29 „Нигә сез минем белән бәхәсләшеп торасыз?
Нигә барыгыз миңа каршы күтәрелде?“+ — ди Йәһвә.
30 Улларыгызны юкка гына һәлак иткәнмен.+
Алар, тәрбияләсәм дә, һич тә үзгәрмәде.+
Үз кылычыгыз ерткыч арысландай
Пәйгамбәрләрегезне йотты.+
31 И буын, Йәһвә сүзенә колак сал.
Әллә мин Исраил өчен чүл
Я дөм караңгылык җире булып киттемме?
Нигә минем халкым: „Без кая телибез, шунда барабыз.
Без синең яныңа бүтән кайтмыйбыз“+,— дип әйтте?
Халкым исә мине озак вакытка онытты.+
33 И хатын, үзеңне яратырлык кеше эзләүдә остарып беткәнсең!
Явызлык юлларында йөрергә ияләшкәнсең.+
34 Итәкләреңдә гаепсез ярлы кешеләрнең* кан таплары.+
Алар бернинди җинаять кылмаса да,
Аларның кан таплары синең бар итәкләреңдә.+
35 Ләкин син: „Мин гаепсез.
Һичшиксез, ул миңа башка ярсымый“,— дип әйтәсең.
Син: „Мин гөнаһ кылмадым“,— дигәнгә,
Хәзер мин сине хөкем итәм.
36 Нигә син үзеңнең үзгәреп торган юлыңа шулкадәр җиңел карыйсың?
37 Шуңа күрә дә син ояттан башыңны кулларың белән тотып китәрсең.+
Чөнки Йәһвә син өмет баглаган кешеләреңне кире какты.
Алар сиңа уңыш китермәс».