Һошия
10 «Исраи́л — үз җимешен бирүче кыргыйланган* йөзем агачы.+
Җимешләре күбәйгән саен, ул үз мәзбәхләренең санын арттыра бара.+
Җире уңдырышлырак булган саен, изге баганалары да мәһабәтрәк була бара.+
Хәзер алар гаепле булып саналыр.
Берәү аларның мәзбәхләрен җимерер һәм изге баганаларын ватар.
3 Хәзер алар болай дияр: „Без Йәһвәдән курыкмадык, шуңа күрә патшабыз да юк.+
Патшабыз булса да, ул безгә нәрсә эшли алыр иде?“
4 Алар буш сүзләр сөйли, ялган антлар бирә,+ килешүләр төзи.
Шуңа күрә гаделсез хөкем сукаланган кырда агулы чүп үләнедәй үсеп чыга.+
5 Сама́риядә яшәүчеләр Бәйтәбендәге бозау сыны+ өчен куркып торыр.
Чит илаһка һәм аның данына элек шатланган руханилар да,
Аның халкы да хәзер аның турында үкереп елар,
Чөнки ул сөргенгә сөрелер.
6 Аны Ассириягә бөек патшага бүләк итеп китерерләр.+
Ифраи́м оятка калыр,
Исраил үзе тоткан киңәш аркасында хур булыр.+
8 Бәйтәбе́н биеклекләре+ — Исраилнең гөнаһы+ юк ителер.+
Мәзбәхләрендә чәнечкеле үсемлек һәм шайтан таягы үсәр.+
Кешеләр тауларга: „Безне каплагыз!“,
Калкулыкларга: „Безнең өскә авып, безне каплагыз!“ — дияр.+
Гибәдә сугыш гаделсезлек улларын куып җитмәде.*
10 Теләгем тугач, аларны төзәтермен.
Халыклар аларга каршы җыелыр,
Һәм аларның ике гөнаһын аларның үзләренә җигәрләр.*
11 Ифраим өйрәтелгән, ашлык сугарга яраткан тана иде.
Мин аның матур муенын жәлләп тордым.
Хәзер исә мин берәүгә Ифраимга атланырга* рөхсәт итәрмен.+
Яһүд сукалар, Ягъкуб шул берәү өчен тырмалар.
12 Үзегез өчен тәкъвалык орлыклары чәчегез һәм тугры мәхәббәт урыгыз.
Үзегез өчен сөрүле җирләрне сукалагыз.+
Әле бит Йәһвәне эзләр өчен вакыт бар.+
Ул килеп сезне тәкъвалыкка өйрәткәнче шулай эшләгез.+
Чөнки сез үз юлыгызга,
Күп санлы гаскәриләрегезгә өмет багладыгыз.
Бу Салманның сугыш көнне Арбе́л йортын тар-мар итеп,
Аналарны балалары белән бергә тураклап үтерүенә охшаш булыр.
15 Моның барысы, и Бәйте́л,+ үтә явыз эшләрең өчен башыңа төшәр.
Таң атканда Исраил патшасы, һичшиксез, юк ителер».+