Лүк
16 Шуннан соң ул үз шәкертләренә дә болай диде: «Бер байның йорт идарәчесе+ булган. Байга, идарәчең милкеңне әрәм-шәрәм итә, дип җиткергәннәр. 2 Бай аны чакырып алган да: „Синең хакта яман хәбәр ишеттем әле. Идарә итүең турында хисап бир, чөнки йортым белән башка идарә итмәячәксең“,— дигән. 3 Шунда идарә итүче үз-үзенә болай дигән: „Хуҗам мине идарә эшеннән азат иткәч, нәрсә эшләрмен инде? Җир казырга көчем юк, хәер сорашырга оят. 4 Ә-ә, беләм! Хуҗалык белән идарә итү эшеннән азат ителгәч, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр өчен, нәрсә эшләргә икәнен беләм“. 5 Шуннан соң ул, хуҗасына бурычлы кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: „Син хуҗама күпме бурычлы?“ — дип сораган. 6 Тегесе аңа: „2 200 литр зәйтүн мае тиешмен“,— дигән. Идарәче аңа: „Бурыч кәгазеңне ал да утырып тиз генә 1 100 литр дип яз“,— дип әйткән. 7 Аннары ул башкасыннан: „Ә син күпме бурычлы?“ — дип сораган. Тегесе аңа: „100 капчык бодай“,— дигән. Идарәче аңа: „Бурыч кәгазеңне ал да 80 дип яз“,— дип әйткән. 8 Шунда хуҗа, идарәчесе тәкъва булмаса да, аны тапкырлыгы өчен мактаган. Бу дөнья төзелешенең кешеләре, яктылык кешеләренә+ караганда, үз буын кешеләре белән үзләрен тапкыррак тота шул.
9 Сезгә шуны әйтәм: тәкъва булмаган дөньяның байлыгы+ ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз, моны алар, байлыгыгыз беткәч, сезне мәңгелек торакка кабул итсен өчен эшләгез.+ 10 Кечкенә нәрсәдә тугры булган зур нәрсәдә дә тугры булыр, ә кечкенә нәрсәдә тәкъва булмаган зур нәрсәдә дә тәкъва булмас. 11 Шулай итеп, сез тәкъва булмаган дөньяның байлыгы белән үзегезне тугры тотмыйсыз икән, сезгә хак булганны кем ышанып тапшырыр инде? 12 Һәм сез башканың милке белән үзегезне тугры тотмыйсыз икән, сезнең өчен әзерләнгәнне* сезгә кем бирер инде?+ 13 Бернинди хезмәтче дә ике хуҗаның колы була алмас, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр, я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз».+
14 Моның барысын акча яратучы фарисейлар тыңлап торды. Алар Гайсәдән мыскыллап көлә башлады.+ 15 Шуңа күрә ул аларга болай диде: «Сез үзегезне кешеләр алдында тәкъва дип игълан итәсез,+ әмма Аллаһы сезнең йөрәгегезне белә.+ Кешеләр югары бәяләгән нәрсә — Аллаһы каршында җирәнгеч бит.+
16 Канун һәм пәйгамбәрләр язмалары Яхъяга кадәр игълан ителгән. Ә аңардан башлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәр таратыла, һәм һәркайсы кеше анда бар көчен куеп керергә тырыша.+ 17 Әйе, җир һәм күк юкка чыгар, әмма Канунның кечкенә хәрефенең бер генә сызыгы да үтәлми калмас.+
18 Хатыныннан аерылып, башкасына өйләнүче һәркем зина кыла, һәм иреннән аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла.+
19 Бер бай кеше кызгылт-шәмәхә төстәге һәм җитен киемнәр киеп,+ һәркөн күңел ачып, муллыкта гомер кичергән. 20 Ә аның капка төбенә бөтен тәне җәрәхәтләр белән капланган Ла́зар исемле бер фәкыйрьне алып килеп сала торган булганнар. 21 Ул бай табыныннан төшкәне белән тукланырга теләгән. Әйе, аның янына хәтта этләр килгән һәм җәрәхәтләрен ялаган. 22 Вакыт узган, һәм бер көн фәкыйрь вафат булган. Фәрештәләр аны Ибраһим янына илткәннәр.
Бай да үлгән, аны да җирләгәннәр. 23 Кабердә җәфа чиккәндә, ул башын күтәреп караган һәм еракта Ибраһимны, ә аның янында Ла́зарны күргән. 24 Шунда ул болай дип кычкырган: „Атам Ибраһим, миңа шәфкатьле бул һәм яныма Ла́зарны җибәр. Ул үзенең бармак башын суга чылатып, телемне суытсын, чөнки мин бу дөрләп янып торган ялкында җәфаланам“. 25 Әмма Ибраһим аңа болай дигән: „Улым, исеңә төшер: син бит бар яхшыны, ә Ла́зар начарны татып яшәде. Ләкин хәзер ул монда юаныч таба, ә син җәфаланасың.+ 26 Моннан тыш, безнең белән сезнең арада зур упкын ята, шунлыктан моннан сезнең якка, ә сезнең яктан безнең якка чыгарга теләүчеләр моны эшли алмый“. 27 Шунда тегесе болай дигән: „Алайса, Атам, аны әтием йортына җибәр. 28 Анда биш абый-энем бар, һәм ул, алар да бу җәфалану урынына эләкмәсен өчен, аларга төпле шаһитлек бирсен“. 29 Ә Ибраһим аңа: „Аларның Муса һәм пәйгамбәрләр язмалары бар. Аларны тыңласыннар“,— дигән.+ 30 Тегесе аңа: „Юк, Ибраһим Атам, менә үлгәннәрнең берәрсе терелеп, алар янына килсә, алар тәүбә итәр“,— дип әйткән. 31 Ә Ибраһим аңа: „Муса белән пәйгамбәрләрне тыңламыйлар икән,+ берәрсенең үледән терелүе дә аларны ышандырмас“,— дигән».