Зәбур
Давытның миктамы.*
16 Якла мине, Аллаһым, чөнки мин синдә сыеныч таптым.+
2 Мин Йәһвәгә: «Син — Йәһвә, минем игелек чишмәсе,— дидем.—
3 Һәм җирдәге изгеләр,
Күренеклеләр, миңа зур шатлык китерә».+
4 Башка илаһларга ияргән кешеләр үз хәсрәтләрен арттыра.+
5 Йәһвә — минем мирасым, миңа тигән өлешем+ һәм тулы касәм минем.+
Син минем мирасымны саклыйсың.
6 Күркәм урыннар миңа үлчәп бирелде.
Әйе, мин үз мирасыма шөкер итәм.+
7 Миңа киңәш биргән Йәһвәне мактармын мин.+
Төнлә дә яшерен уйларым* мине төзәтә.+
Мин һичкайчан какшамам, чөнки ул минем уң ягымда.+
9 Шунлыктан минем күңелем куана, бөтен җаным* шатлана.
Һәм мин иминлектә яшим.*
10 Чөнки син җанымны Кабердә* калдырмассың.+