Зәбур
Шимбә көне җыры. Мәдхия.
2 Иртән тугры мәхәббәтең+ турында сөйләү,
Төннәрен тугрылыгың турында игълан итү,
3 Ун кыллы уен коралы һәм лю́тня* көенә,
Арфаның аһәңле тавышына кушылып җырлау шундый яхшы!+
4 И Йәһвә, син мине үз эшләрең белән сөендерәсең,
Һәм мин кулларың кылган эшләреңә шатланып, аваз салам.
5 Эшләрең нинди бөек синең, и Йәһвә!+
Уйларың нинди тирән!+
7 Явызлар чүп үләне* кебек үсә,
Бөтен яманлык кылучылар чәчәк ата,
Әмма бу — алар мәңгегә юк ителсеннәр өчен генә.+
8 Синең дәрәҗәң исә, и Йәһвә, мәңге югары булыр.
9 И Йәһвә, дошманнарыңа тантаналы караш белән кара,
Күр, дошманнарың ничек һәлак булачак,
Бар явызлык кылучылар таркалачак.+
10 Әмма син миңа кыргый үгезнекедәй көч* бирерсең.
Мин тәнемне саф май белән майлармын.+
11 Күзләрем дошманнарыма тантана белән карар,+
Колакларым миңа һөҗүм итүче явыз бәндәләрнең һәлакәте хакында ишетер.
13 Алар Йәһвәнең йортына утыртылган.
Алар Аллаһыбызның ишегалларында гөрләп үсә.+
14 Хәтта картлык көннәрендә дә* алар җимеш биреп торыр,+
Элеккечә көч-дәрманлы* һәм нык булыр,+
15 Йәһвәнең намуслы булуын игълан итәр.
Ул — Кыям минем,+ юк аңарда гаделсезлек.