Зәбур
91 Аллаһы Тәгаләнең яшерен урынында яшәүче һәркем+
Чиксез Кодрәт Иясенең күләгәсе астына ышыкланыр.+
2 Мин Йәһвәгә: «Син минем сыенычым һәм ныгытмам,+
Таянган Аллаһым минем»+,— диярмен.
3 Ул сине кош аулаучының тозагыннан,
Һәлакәтле кизүдән коткарыр.
Аның тугрылыгы+ синең өчен зур калкан+ һәм яклап торган дивар* булыр.
6 Караңгылыкта качып-посып килүче кизүдән дә,
Көпә-көндез харап итүче һәлакәттән дә курыкмассың.
8 Син бары тик карап кына торырсың
Һәм явызларның җәзага тартылуына шаһит булырсың.
14 Аллаһы болай диде: «Мине яратканы өчен,* аны коткарырмын.+
Исемемне белгәне* өчен, аны яклармын.+
15 Ул мине чакырыр, һәм мин аңа җавап бирермен.+
Кайгы-хәсрәтле чагында мин аның белән булырмын.+
Мин аны коткарырмын һәм данлармын.