Зәбур
Дирижер өчен: кыллы уен коралларында уйнап башкарыла. Давытның җыры.
4 И гадел* Аллаһым,+ сине чакырган чагымда, миңа җавап бир.
Башыма төшкән бәла-казалардан котылу юлын ач.*
Миңа илтифатлы бул һәм догамны ишет.
2 Әй бәндәләр, кайчанга хәтле сез мине хурларсыз?
Кайчанга хәтле файдасыз нәрсәләрне яратырсыз һәм ялганны эзләрсез? (Села)
4 Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз.+
Ятагыгызда ятканда әйтәсен эчтән генә әйтеп бетерегез дә дәшмәгез. (Села)
6 Күпләр: «Кем безгә яхшылык кылыр?» — дип әйтә.
И Йәһвә, йөзеңнең яктылыгы безгә нур чәчсен иде.+
7 Син күңелемне шатлык белән тутырасың:
Ул мул иген уңышы җыйган һәм күп яңа шәрабы булган кешеләрнең шатлыгыннан да зуррак.