149 Йәһне мактагыз!
Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз,+
Аны тугрылар җыелышында мактагыз.+
2 Исраи́л үзенең Бөек Яратучысына сөенсен,+
Сио́н уллары үз патшасына куансын.
3 Бии-бии, аның исемен мактасыннар,+
Шалтыравык белән арфага кушылып, аңа мәдхияләр җырласыннар.+
4 Йәһвә үз халкыннан рәхәт таба,+
Ул юашларны коткару белән бизи.+
5 Тугрылар данга күмелеп, куанып сөенсен,
Ятакларында шатланып аваз салсын.+
6 Телләре Аллаһыга мактау җырлары җырласын,
Кулларында ике ягы да үткен кылыч булсын,
7 Халыклардан үч алу өчен,
Милләтләргә җәза бирү өчен,
8 Патшаларын богаулау өчен,
Түрәләренә тимер зынҗыр салу өчен
9 Һәм аларга каршы чыгарылган хөкемне үтәү өчен.+
Шундый данга аның бөтен тугрылары ия.
Йәһне мактагыз!