Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w21 апрель 20-25 б.
  • Син Йәһвә өчен кадерле

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Син Йәһвә өчен кадерле
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫНДА ШИКЛӘНҮ КУРКЫНЫЧ
  • ПАУЛ МИСАЛЫ БЕЗНЕ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТӘ?
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР, ДОГА ҺӘМ ТУГРЫ ДУСЛАР НИЧЕК БУЛЫША?
  • ЙӘҺВӘНЕҢ МӘХӘББӘТЕНДӘ КАЛЫГЫЗ
  • Йәһвәнең үзеңне яратканына шикләнмә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Мәхәббәттә үсә барыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Мәхәббәтегез суынмасын
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Алла яратуыннан безне кем аерачак?
    Күзәтү манарасы 2002 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
w21 апрель 20-25 б.

17 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

Син Йәһвә өчен кадерле

«Син [Йәһвә]... үзеңә бөтен йөрәкләре белән хезмәт иткән хезмәтчеләреңә карата тугры мәхәббәтеңне күрсәтеп торасың» (1 ПАТ. 8:23).

108 ҖЫР Аллаһының тугры мәхәббәте

БУ МӘКАЛӘДӘa

Төрле культура кешеләре елмая.

Күктәге Атабыз һәрберебезне кадерли (1 нче абзацны кара.)

1. Йәһвә үз хезмәтчеләренә нинди мөнәсәбәт күрсәтә?

ЙӘҺВӘ үз халкына «тугры мәхәббәтен күрсәтә» (1 Пат. 8:23). Бу фикер чыннан да күңелебезне җылыта. Йәһвә яхшы сыйфатларыбызны күрә һәм киләчәктә нәрсә башкара алачагыбызны белә. Ул безне үз дуслары булырга чакыра. Без аңа тугры булсак, ул мәңге безнең белән булачак (Яхъя 6:44).

2. Ни өчен кайберәүләргә Йәһвәнең яратуына ышану авыр?

2 Кемдер болай дип әйтер: «Әйе, Йәһвәнең үз халкын яратуын беләм, әмма мине яратуында шикләнәм». Ни өчен кайберәүләр андый хисләр кичерә. Балачагында күп газап кичергән Оксанаb мисалына игътибар итик. «Суга чумдырылгач һәм пионер хезмәтен башлагач, мин бик шат идем. Әмма Йәһвәгә 15 ел хезмәт иткәннән соң, кинәт мине балачагымда булган вакыйгалар турында хатирәләр интектерә башлады. Мин Йәһвә мине бүтән яратмый, мин аның яратуына лаек түгел дип саный башладым»,— дип сөйли ул. Юа исемле пионер апа-кардәшнең дә балачагы җиңел үтмәгән. Ул болай ди: «Мин, Йәһвәне сөендерергә теләгәнгә, аңа үз тормышымны багышладым, әмма ул мине беркайчан да яратмас дип уйлый идем».

3. Бу мәкаләдә нәрсә турында сүз барыр?

3 Бәлки, сез дә, бу тугры апа-кардәшләр кебек, Йәһвәне яратасыз, әмма аның яратуында шикләнәсездер. Ни өчен безгә Йәһвәнең тугры мәхәббәтендә инанган булырга кирәк? Йәһвә безне яратмый дигән тискәре фикерләр белән көрәшергә нәрсә булыша ала? Әйдәгез, бергәләп бу сорауларга җавапны карап чыгыйк.

ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРАТУЫНДА ШИКЛӘНҮ КУРКЫНЫЧ

4. Ни өчен Йәһвәнең яратуында шикләнү куркыныч?

4 Мәхәббәт — иң куәтле көч. Ул кешене күп нәрсәгә этәрә ала. Йәһвәнең яратуында һәм хуплавында инанган булсак, тормыштагы авырлыкларга карамастан, без аңа ихлас күңелдән хезмәт итә алырбыз. Икенче яктан, Йәһвәнең яратуында шикләнсәк, «көч-куәтебез аз» булыр (Гыйб. сүз. 24:10). Без боексак һәм Йәһвәнең яратуында шикләнсәк, Шайтан бу йомшак ягыбызны кулланмый калмас (Эфес. 6:16).

5. Йәһвәнең яратуында шикләнү кайбер кардәшләребезгә ничек тәэсир иткән?

5 Кайбер тугры кардәшләр, Йәһвәнең яратуында шикләнә башлаганга, рухи яктан сүрелгән. Джеймс исемле өлкән болай ди: «Бәйтелдә хезмәт итсәм дә һәм чит тел җыелышында хезмәт итү миңа зур шатлык китерсә дә, мин Йәһвә хезмәтемне кабул итә микән дип шикләнә идем. Мин хәтта бервакыт Йәһвә догаларымны тыңлыймы дип шикләнә башладым». Ә Бәйтелдә хезмәт итүче Ева исемле апа-кардәш болай ди: «Йәһвәнең яратуында шикләнү куркыныч, чөнки бу Йәһвәгә хезмәт итүеңә тәэсир итә башлый: рухи эшләр белән шөгыльләнергә теләк бетә, һәм Йәһвәгә хезмәт итүдән шатлык кими». Ә Майкл исемле гомуми пионер һәм өлкән болай ди: «Аллаһының кайгыртуына ышанмасаң, бу сине Йәһвәдән акрын-акрын читләштерер».

6. Безнең Аллаһы мәхәббәтендә шикләребез туса, без нәрсә эшләргә тиеш?

6 Бу мисаллар тискәре фикер йөртү чыннан да зур зыян китергәнен күрсәтә. Йәһвәнең яратуында шикләр безнең йөрәгебездә тамыр җәя башласа, нәрсә эшләргә? Бу шикләрне шунда ук йолкып алыгыз. «Борчулы уйларны» җиңәр өчен, Йәһвәгә мөрәҗәгать итегез. Шулчак «Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны» саклаячак (Зәб. 139:23; Флп. 4:6, 7). Башка кардәшләр дә, сезнең кебек, тискәре фикер йөртү белән көрәшә. Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләре дә бу авырлык белән көрәшкән. Рәсүл Паул мисалына игътибар итик һәм аңардан нәрсәгә өйрәнеп булганын белик.

ПАУЛ МИСАЛЫ БЕЗНЕ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТӘ?

7. Паулның нинди авырлыклары булган?

7 Кайвакыт вазифаларыгыз күтәрә алмаслык булып тоеламы? Ул чакта Паулның хисләре сезгә таныш булыр. Ул бер җыелыш хакында гына түгел, ә «барлык җыелышлар хакында борчылып яшәгән» (2 Көр. 11:23—28). Ә бәлки, хроник авыру шатлыгыгызны урлыйдыр? Паулның тәнен дә «чәнечке интектереп торган». Бәлки, бу берәр авыру булгандыр. Билгеле, Паулның аңардан арынасы килгән (2 Көр. 12:7—10). Ә бәлки, сез кимчелекләрегез аркасында боегасыздыр? Паул да кайвакыт андый хисләр кичергән. Аңа үз кимчелекләре белән көрәшергә авыр булганга, ул үзен хәтта «мескен кеше» дип атаган (Рим. 7:21—24).

8. Паулга үз авырлыкларын җиңәргә нәрсә булышкан?

8 Борчылуларына һәм авырлыкларына карамастан, Паул Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам иткән. Нәрсә аңа көч өстәгән? Үз кимчелекләрен бик яхшы белсә дә, Паулның йолымга иманы какшамас булган. Ул Гайсәгә «иман итүче һәркем мәңгелек тормыш алачагын» белгән (Яхъя 3:15; Рим. 6:23). Паулның нәкъ шундый иманы булган да. Ул Йәһвәнең гөнаһ кылган, әмма тәүбә иткән кешеләрне кичерергә теләгәнен белгән (Зәб. 86:5).

9. Паулның Гәләтиялеләргә 2:20 дә язылган сүзләреннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

9 Паул Аллаһының үзен нык яратуында шикләнмәгән. Аллаһы бит, кешелекне, шул исәптән Паулны, коткарыр өчен, үз Улын җиргә җибәргән. Рәсүл Паул мондый дәртләндергеч сүзләр әйткән: «Ул [Гайсә Мәсих] мине яратып, минем өчен үзен биргән». (Гәләтиялеләргә 2:20 укы.) Паул Аллаһының мәхәббәте чикле дип санамаган һәм Йәһвә кардәшләрне ярата, әмма мин аның мәхәббәтенә лаек түгел дип фикер йөртмәгән. Паул римлыларга шуны исләренә төшергән: «Мәсих, без әле гөнаһ кылучылар булганда, безнең өчен үлгән» (Рим. 5:8). Әйе, Аллаһының мәхәббәте чиксез!

10. Римлыларга 8:38, 39 дан без нәрсәгә өйрәнәбез?

10 Римлыларга 8:38, 39 укы. Паул Йәһвәнең яратуы нык булганына инанган булган. Ул һичбер нәрсә дә безне Аллаһы «мәхәббәтеннән аера алмаячак» дип язган. Йәһвәнең исраиллеләр белән ничек итеп мөгамәлә итүеннән Паул Йәһвәнең сабыр булуын белгән. Үз тәҗрибәсендә дә Паул Йәһвәнең шәфкатьлелеген татыган. Паулның фикер йөртүе мондый булган: «Әгәр Йәһвә үз Улын минем өчен җибәргән икән, ни өчен соң мин Аллаһының яратуында шикләнергә тиеш?» (Рим. 8:32)

Фотографияләр. 1. Паул, фарисей булганда, бер мәсихчене кулга алырга боера. 2. Паул, мәсихче булып киткәч, яшь кардәшне дәртләндерә.

Йәһвә өчен үткәндәге хаталарыбыз я мәсихче булып киткәч кылган хаталарыбыз түгел, ә бүген нәрсә эшләвебез һәм киләчәктә нәрсә эшләячәгебез мөһим (11 нче абзацны кара.)c

11. Паул, 1 Тимутигә 1:12—15 тә искә алынган гөнаһларны кылса да, ни өчен Йәһвәнең яратуында инанган булган?

11 1 Тимутигә 1:12—15 укы. Вакыт-вакыт үткәндәге тормыш хатирәләре Паулга тынычлык бирмәгәндер. Ул үзе турында мин «гөнаһлыларның иң гөнаһлысы» дип әйткән. Паулның хисләрен аңлап була. Мәсихче булып киткәнче, Паул төрле шәһәрләрдә шәкертләрне эзәрлекләгән: кайберләрен төрмәгә ташлаган, ә кайберләрен хәтта үтерергә ризалыгын биргән (Рәс. 26:10, 11). Күз алдына китерегез: Паул җыелышка килә, ә анда бер егет утыра. Ә бит аның ата-анасы Паулның ризалыгы белән үтерелгән булган. Паул элек кылган эшләренә үкенгән, әмма үткәндәгене кайтарып булмаганын аңлаган. Паул Гайсәнең үзе өчен үлгәненә ышанган һәм болай дип язган: «Мин кем булсам, Аллаһының юмарт игелеге ярдәмендә шул булдым» (1 Көр. 15:3, 10). Бу безне нәрсәгә өйрәтә? Гайсә сезнең өчен үлгәнен таныгыз. Аның корбаны нигезендә сез Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә ия була аласыз (Рәс. 3:19). Йәһвә өчен үткәндәге хаталарыбыз я мәсихче булып киткәч кылган хаталарыбыз түгел, ә бүген нәрсә эшләвебез һәм киләчәктә нәрсә эшләячәгебез мөһим (Ишаг. 1:18).

12. Без үзебезне яратуга лаеклы түгел дип санасак, 1 Яхъя 3:19, 20 дәге сүзләр безгә ничек булыша ала?

12 Бәлки, сез болай дип уйлыйсыздыр: «Гайсәнең минем өчен үлгәнен беләм, әмма мин үземне моңа лаексыз итеп хис итәм». Ни өчен андый хисләр туарга мөмкин? Камилсез йөрәгебез аркасында, без үзебезне беркемгә дә кирәкмәгән кеше итеп хис итәргә мөмкин. (1 Яхъя 3:19, 20 укы.) Андый уйлар килгәндә, Аллаһы «йөрәгебездән бөегрәк» икәнен исебезгә төшерик. Күктәге Атабызның безне яратканын һәм кичерергә теләгәнен исебезгә төшереп торыйк, йөрәгебезне моңа ышандырыйк. Регуляр рәвештә Изге Язмаларны өйрәнү, еш дога кылу һәм Йәһвә халкы белән аралашу безгә үзебезгә Йәһвәнең күзлегеннән карарга булышыр.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР, ДОГА ҺӘМ ТУГРЫ ДУСЛАР НИЧЕК БУЛЫША?

13. Изге Язмаларны өйрәнү безгә ничек булыша? («Аларга Аллаһы Сүзе ярдәм итә» дигән рамканы кара.)

13 Аллаһы Сүзен һәр көн өйрәнегез. Бу сезгә Йәһвәнең сыйфатларын яхшырак күрергә булышыр. Изге Язмаларны һәр көн уйланып укып, сез Аллаһының үзегезне бик яратканына инанырсыз һәм тагы да ачыграк фикер йөрәтә алырсыз. Тискәре уйлар я хисләр туганда, Аллаһы Сүзе сезне төзәтер (2 Тим. 3:16). Үзенә кимсетеп караган Кевин исемле өлкән болай дип әйтә: «Мин 103 нче мәдхияне укый идем һәм аның нигезендә уйлана идем. Бу миңа үземә башкача карарга булышты һәм Йәһвәнең чынлыкта миңа ничек караганын күрергә ярдәм итте». Ә элегрәк искә алынган Ева болай дип әйтә: «Һәр кич мин Изге Язмаларда язылган Йәһвәнең уйлары турында уйланам. Бу миңа җан тынычлыгы бирә һәм иманымны ныгыта».

Аларга Аллаһы Сүзе ярдәм итә

Апа-кардәш, автобуста барганда, Изге Язмаларны укый.
  • «Мин Изге Язмаларны өйрәнүгә баш-аяк чумам. Бу миңа Йәһвә һәм башкалар турында уйларга булыша» (Майкл).

  • «Изге Язмалар өйрәнү графигын төзү миңа тискәре нәрсәләр турында артык уйламаска булыша. Әйе, кайвакыт укыйсы, уйланасы килми шул, әмма, укыганда, мин Йәһвәгә үземне аның яратуына ышандырырга мөмкинлек бирәм» (Кевин).

  • «Мин мәдхияләрне укырга яратам. Аеруча мин 27 нче мәдхияне яратам. Миңа 1—6, 10 һәм 12—14 нче шигырьләр аеруча ошый. Мин аларны кат-кат укыйм һәм уйланам» (Оксана).

  • «Мин һәр көнемне Изге Язмаларны укудан һәм эчкерсез догадан башларга тырышам. Мин аны укыган саен үзем өчен файдалы фикерләр табам» (Джеймс).

  • «Изге Язмаларны өйрәнгәннән соң, мин үземне Йәһвәгә тагы да якынрак сизәм. Күңелем тынычлана. Йәһвә мине ныгыта һәм җан тынычлыгы бирә. Ул минем турында беркайчан да онытмый. Изге Язмаларны өйрәнү миңа моны аңларга булыша» (Сейджи).

14. Дога безгә ничек булыша?

14 Еш дога кылыгыз (1 Тис. 5:17). Берәр кеше белән дуслашырга теләсәгез, сез аның белән күбрәк аралашырга тырышырсыз һәм үз хисләрегез белән бүлешерсез. Йәһвә белән дуслыгыбыз турында да шуны ук әйтеп була. Без Йәһвәгә догада үз хисләребезне бушатсак, үз уйларыбызны һәм борчылуларыбызны әйтсәк, без Йәһвәгә аңа ышанганыбызны һәм аның яратуында шикләнмәгәнебезне күрсәтербез (Зәб. 94:17—19; 1 Яхъя 5:14, 15). Өстәрәк искә алынган Юа исемле апа-кардәш болай ди: «Дога кылганда, мин Йәһвәгә көн дәвамында булган нәрсәләр турында сөйләп кенә калмыйм, ә үз хисләрем белән дә уртаклашам. Бер нәрсәне дә аңардан яшермим. Акрын-акрын мин Йәһвәне ниндидер зур компаниянең директоры итеп түгел, ә үз балаларын яратучы әти буларак күрә башладым». («Сез бу китапны укыдыгызмы?» дигән рамканы карагыз.)

Сез бу китапны укыдыгызмы?

Сез «Йәһвәгә якынлаш» (рус) дигән китапны укыдыгызмы? Укымаган булсагыз, ник аны шәхси өйрәнү графигына кертмәскә? Калифорниядә (АКШ) яшәгән бер хатын-кыз болай дип язган: «Бу китапны өйрәнү һәм аның нигезендә уйлану тормышымны һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне тагы да баетты. Хәзер Йәһвә минем дустым. [...] Йөрәгем Йәһвә Аллаһыма ярату белән ташып тора. Бу шушы китап ярдәмендә мөмкин булды».

15. Йәһвәнең яратуы нәрсәдән күренә?

15 Дусларыгыз белән аралашыгыз. Алар — Йәһвәдән бирелгән бүләк (Ягък. 1:17). Йәһвәнең безгә рухи гаилә бирүеннән аның яратуы күренә. Кардәшләрнең «яратуы һичкайчан сүрелми» (Гыйб. сүз. 17:17). Көләсәйлеләргә юллаган хатында Паул берничә мәсихчене искә алган. Ул мәсихчеләр аңа авыр вакытларда ярдәм иткән. Паул аларны «зур юаныч чыганагы» дип атаган (Көл. 4:10, 11). Хәтта Гайсә Мәсих тә дусларның ярдәменә мохтаҗ булган. Аңа кешеләр һәм фәрештәләр ярдәм иткән. Гайсә бу ярдәмне бик кадерләгән (Лүк 22:28, 43).

16. Тугры дуслар безгә Йәһвәгә якынлашырга ничек булыша?

16 Сез дусларыгызның ярдәмен кабул итәсезме? Аны, кирәк булганда, сорыйсызмы? Дусларыгызга хисләрегезне уртаклашуыгыз сезнең көчсез булуыгызны күрсәтми, андый аралашу сезне яклый. Өстәрәк искә алынган Джеймс болай дип әйтә: «Җитлеккән кардәшләр белән дус булуым минем өчен фатиха! Тискәре фикерләр биләп алганда, минем дусларым мине сабырлык белән тыңлый һәм үз яратуларында ышандыра. Аларның ярдәме белән мин Йәһвәнең үземне яратканын һәм кайгыртканын сизәм». Әйе, кардәшләребез белән дуслык үстерү бик мөһим!

ЙӘҺВӘНЕҢ МӘХӘББӘТЕНДӘ КАЛЫГЫЗ

17, 18. Без кемне тыңларга тиеш һәм ни өчен?

17 Шайтан сезне дөрес юлдан тайпылдырырга тели. Ул Йәһвә сезне яратмый һәм сез коткаруга лаек түгел дип санавыгызны тели. Әмма моның барысы чип-чи ялган!

18 Йәһвә сезне ярата. Сез аның өчен бик кадерле. Йәһвәгә тыңлаучан булсагыз, сез дә, Гайсә кебек, мәңге аның «мәхәббәтендә калырсыз» (Яхъя 15:10). Шуңа күрә Шайтанны да, сезне хөкем иткән йөрәгегезне дә тыңламагыз. Безнең йөрәгебездә яхшыны күргән Аллаһыны тыңлагыз һәм шикләнмәгез: Йәһвә үз халкын, шул исәптән сезне дә, «тугры мәхәббәтеннән» аермаячак!

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

  • Ни өчен Йәһвәнең яратуында шикләнү куркыныч?

  • Паул мисалы һәм безнең көннәрдә яшәгән мәсихчеләрнең мисаллары безне нәрсәгә өйрәтә?

  • Изге Язмаларны өйрәнү, дога һәм тугры дуслар безгә ничек булыша?

141 ҖЫР Тормыш могҗизасы

a Кайбер кардәшләргә Йәһвәнең үзләрен яратканына ышану авыр. Бу мәкаләдә без ни өчен Йәһвәнең яратуында шикләнергә кирәкми икәнлеген карап китәрбез. Без шулай ук, андый шикләребез туса, аларны ничек җиңеп булганын карап китәрбез.

b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

c ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: элек Паул мәсихчеләрне төрмәгә ташлаган булган. Әмма, Гайсәнең аның өчен нәрсә башкарганын белгәч, Паул үзгәргән һәм кардәшләрне ныгыта башлаган. Шул кардәшләрнең кайберләре элек Паул эзәрлекләгән мәсихчеләрнең туганнары булгандыр.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу