Әюп
29 Әюп, сүзен дәвам итеп, болай диде:
2 «И, үткән айларга,
Аллаһы саклаучым булган көннәргә кайта алсам иде!
3 Ул вакытта аның яктырткычы баш өстемдә яктырта иде,
Аның яктылыгы мине караңгылык аша алып бара иде,+
4 Гомеремнең иң матур чагында идем,
Чатырымда Аллаһының миңа дус булуы сизелә иде,+
5 Чиксез Кодрәт Иясе ул чакта минем белән,
Балаларым* янәшәмдә иде.
9 Мирзалар тынып кала,
Авызларын куллары белән каплый иделәр.
10 Атаклы кешеләрнең тавышы тына,
Телләре аңкауларына ябыша иде.
11 Мине ишеткән һәрбер кеше минем турында яхшыны сөйли иде,
Мине күргәннәр мине мактап телгә ала иделәр.
12 Мин бит ярдәм сорап утырган мескеннәргә,+
Ятимнәргә һәм ярдәмчесе булмаган һәр кешегә булыша идем.+
14 Мин тәкъвалыгымны кием кебек кия идем.
Гаделлегем озын күлмәк* белән чалма кебек иде.
15 Сукыр өчен — күз,
Аксак өчен аяк идем мин.
19 Тамырларым суга кадәр җәелер,
Ботакларымда төне буе чык җыелыр.
20 Минем даным сүнми,
Кулымдагы җәям гел атып торыр“.
22 Мин сөйләп бетергәч, алар сүзсез кала иделәр,
Сүзләрем аларның колакларына ятышлы иде.
Кайгы-хәсрәт кичерүчеләрне юатучы сыман идем.+