Ишагыя
14 Йәһвә Ягъкубка шәфкать күрсәтер+ һәм Исраилне яңадан сайлар.+ Ул аларны үз җирләренә урнаштырыр.*+ Килмешәкләр алар белән берләшер һәм Ягъкуб йортына кушылыр.+ 2 Башка халык кешеләре аларны алып, үз урыннарына кайтарыр, һәм Исраи́л йорты бу кешеләрне Йәһвә җирендә үзләренең ир һәм хатын хезмәтчеләре итәр.+ Алар үзләрен тоткында тотканнарны әсирлеккә алыр һәм үзләрен эшләргә мәҗбүр иткәннәрне буйсындырыр.
3 Йәһвә сине газаптан, борчылудан һәм коллыкның авыр йөгеннән арындырып, сиңа тынычлык биргән көнне+ 4 син Бабы́л патшасы турында мондый гыйбрәтле хикәя* сөйләрсең:
«Башкаларны эшләргә мәҗбүр итүче һәлак булды!
Җәберләү бетте!+
5 Йәһвә явызларның чыбыгын,
Идарәчеләрнең таягын сындырды,+
6 Халыкларны бертуктаусыз, сугып, ярсу белән кыйнаучыны,+
Милләтләрне мәрхәмәтсез эзәрлекләп, ачу белән буйсындыручыны юк итте.+
7 Бөтен җир тынычланды, борчылмый.
Кешеләр шатлыктан кычкыра.+
8 Синең белән ни булганын күреп хәтта артыш агачлары
Һәм Ливандагы эрбет агачлары сөенә.
Алар: „Безгә урман кисүче
Син егылганнан бирле килми“,— диләр.
Синең аркада ул көчсез гүр ияләрен,
Җирнең бөтен залим җитәкчеләрен* уятты.
Ул халыкларның бөтен патшаларын тәхетләреннән торгызды.
10 Алар барысы сиңа болай ди:
„Син дә безнең кебек хәлсезләндеңме?
Безнең кебек булып киттеңме?
Кортлар — астыңдагы ятагың,
Өстеңдәге япмаң булды“.
12 Син күктән килеп төштең,
И балкып торган йолдыз — таң улы!
Җиргә аудың,
Әй халыкларны җиңүче!+
13 Күңелеңнән син болай дидең:
„Күкләргә күтәрелермен.+
Тәхетемне Аллаһы йолдызларыннан югарырак куярмын,+
Төньякның иң ерак җирләрендәге+
Җыелыш тавына утырырмын.
14 Болытлар өстеннән күтәрелермен,
Аллаһы Тәгалә кебек булырмын“.
16 Сине күргәннәр сиңа текәлеп карар,
Сине җентекләп күздән кичерер һәм әйтер:
„Җирне селкеткән,
Патшалыкларны тетрәткән+ кеше шушымы әллә?
17 Җирне чүлгә әйләндергән,
Андагы шәһәрләрне җимергән,+
Тоткыннарын өйләренә җибәрмәгән кеше шушымыни?“+
19 Ә син кабергә салынмадың,
Сине кирәксез үсентедәй* кире кактылар,
Син ташлы чокырда
Кылыч белән үтерелгән үлекләр астында калдың.
Син аяк астына салып тапталган мәет сыман.
Явызлар токымының исеме бүтән беркайчан да телгә алынмас.
21 Ата-бабаларының гаебе аркасында
Аның улларын үтерер өчен урын әзерләгез,
Шулчак алар күтәрелеп җирне биләп алмас
Һәм җирне үз шәһәрләре белән тутырмас».
22 «Мин аларга каршы күтәрелермен»+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
«Мин Бабыл исемен, аның калдыгын, аның токымын һәм нәселен кырып бетерермен»+,— ди Йәһвә.
23 «Мин аны дикобразлар биләмәсе һәм сазлык җире итәрмен. Мин аны юк итү себеркесе белән себереп чыгармын»+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
24 Гаскәрләр Иясе Йәһвә ант итте:
«Нәрсә ниятләсәм, шул булыр,
Нәрсә карар итсәм, шул үтәлер.
Аның камыты алардан салдырылыр
Һәм йөге җилкәләреннән алып куелыр».+
Аның кулы сузылган —
Аны кем кире бора алыр?+
28 Әһә́з патша үлгән елны+ Аллаһы мондый хәбәр җибәрде:
29 «Филисти́ һәм синең халкың,
Үзеңә сугучының таягы сынганына сөенмә.
30 Мескеннәрнең беренче балалары тукланганда,
Ярлылар иминлектә ятканда,
Мин тамырыңны ачлык белән корытырмын,
Синең калдыгың үтерелер.+
31 И капка, акырып ела! И шәһәр, кычкыр!
Бөтен халкың, Филисти, өметсезлеккә бирелер!
Чөнки төньяктан төтен килә,
Дошман сафларында артта калучы юк».
32 Алар халыкның хәбәрчеләренә ничек җавап бирергә тиеш?
Йәһвә Сионга нигез салды,+
Һәм аның халкының мескеннәре анда сыеныч табар.