Римлыларга
5 Шуңа күрә хәзер, без иман нигезендә тәкъва дип игълан ителгәч,+ Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән тыныч мөнәсәбәтләребезне саклыйк.*+ 2 Безгә шулай ук Гайсәгә иман итү аша без инде татып яшәгән юмарт игелеккә юл ачылды.+ Без Аллаһы үзебезгә югары урын бирер дип өметләнәбез, шуңа күрә шатланып торыйк.* 3 Һәм моңа гына түгел, ә кайгы-хәсрәтләребезгә дә шатланыйк,*+ чөнки безгә шул билгеле: кайгы-хәсрәт — чыдамлылык,+ 4 чыдамлылык — хуплау,+ хуплау өмет тудыра,+ 5 ә өмет оятка калдырмый,+ чөнки үзебезгә бирелгән изге рух аша күңелебезгә Аллаһының мәхәббәте иңде.+
6 Мәсих, без әле гөнаһлы* булганда,+ билгеләнгән вакытта бозыклар өчен үлгән. 7 Тәкъва өчен үләргә бик сирәк кеше генә ризалашыр, ә яхшылык кылучы өчен үләргә, бәлки, кем дә булса җөрьәт итәр. 8 Ә Аллаһы безгә үз мәхәббәтен шуның белән күрсәтә: Мәсих, без әле гөнаһ кылучылар булганда, безнең өчен үлгән.+ 9 Шуңа күрә хәзер, аның каны ярдәмендә тәкъва дип игълан ителгәнгә,+ без аның аркылы Аллаһының ярсуыннан бигрәк тә коткарылган булачакбыз.+ 10 Чөнки без Аллаһыга дошман булган вакытта аның белән Улының үлеме аркылы татулашканбыз икән,+ бигрәк тә хәзер, татулашкач, Улының тормышы ярдәмендә коткарылган булачакбыз. 11 Өстәвенә, без Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән бердәмлегебезгә шатланабыз. Аның белән без Мәсих аркылы татулаштык.+
12 Шуңа күрә дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән+ кебек һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән+ кебек... 13 Гөнаһ бит Канунга кадәр дә дөньяда булган, әмма канун булмаганда, беркем дә гөнаһ кылуда гаепләнә алмый.+ 14 Шулай да Адәмнән алып Мусага кадәр үлем кешеләр өстеннән, хәтта гөнаһлары Адәм җинаятенә охшаш булмаган кешеләр өстеннән, патша булып идарә иткән, ә Адәм киләчәк затка охшаш булган.+
15 Әмма Аллаһы бүләге китергәне гөнаһ китергәненнән аерылып тора. Чөнки бер кешенең гөнаһы аркасында күпләр үлгән, ә Аллаһының юмарт игелеге һәм бер кешенең — Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге ярдәмендә+ бирелгән юмарт бүләк күпләргә чагыштыргысыз зур файда китерде!+ 16 Юмарт бүләк китергән файда белән бер кеше кылган гөнаһның нәтиҗәләре арасында+ да зур аерма бар. Чөнки бер гөнаһ бар кешеләрне гаепле дип игълан итә,+ ә күп гөнаһлардан соң бирелгән бүләк күпләрне тәкъва дип игълан итә.+ 17 Бер кешенең гөнаһы аркасында үлем шул кеше аркылы патша булып идарә иткән икән,+ Аллаһының мул юмарт игелеген һәм аның алдында тәкъва булу бүләген+ кабул итүчеләр бер зат — Гайсә Мәсих+ аркылы бигрәк тә яшәячәк һәм патшалар булып идарә итәчәк!+
18 Шуңа күрә бер гөнаһ аша һәркайсы кеше хөкем ителгән кебек,+ аклану китерүче бер эш аша да һәркайсы кеше+ тормыш өчен тәкъва дип игълан ителә.+ 19 Һәм бер кешенең тыңламаучанлыгы аша күпләр гөнаһлы булып киткән кебек,+ бер кешенең тыңлаучанлыгы аша да күпләр тәкъва булачак.+ 20 Канун исә гөнаһларның ташып торганын күрсәтер өчен бирелгән булган.+ Әмма гөнаһ ташып торганда, Аллаһының юмарт игелеге тагын да ныграк ташып торган. 21 Ни өчен? Гөнаһ белән үлем патша булып идарә иткән кебек,+ юмарт игелек тә патша булып идарә итсен өчен һәм тәкъвалык ярдәмендә кешеләр Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша мәңгелек тормыш алсын өчен.+