Микай
6 Йәһвә әйткән сүзне тыңлагызчы.
Торып басыгыз, таулар алдында хөкем эшегезне җиткерегез,
Калкулыклар тавышыгызны ишетсен.+
Чөнки Йәһвәнең үз халкына каршы хөкем эше бар.
Ул Исраилне болай дип гаепләр:+
3 «Халкым, мин сиңа нәрсә эшләдем?
Сине ничек алҗыттым?+
Миңа каршы шаһитлек бир.
Синең алдыңнан Муса, Һарун һәм Мириамны+ җибәрдем.
5 Халкым, Моа́б патшасы Балакның нәрсә тәкъдим иткәнен+
Һәм Бигу́р улы Бильямның аңа нинди җавап кайтарганын хәтерлисеңме?+
6 Йәһвә каршына нәрсә белән килим?
Югарыда яшәүче Аллаһыга нәрсә китереп сәҗдә кылыйм?
Аның каршына тулаем яндыру корбаннары,
Бер яшьлек бозаулар белән килимме?+
Фетнәм өчен беренче улымны,
Гөнаһым өчен карынымның җимешен биримме?+
8 И кеше, ул сиңа нәрсә яхшы икәнен әйтте.
Йәһвә синнән нәрсә таләп итә?
9 Йәһвәнең тавышы шәһәргә юнәлгән.
Зирәкләр исемеңне тирән хөрмәт итәр.
Җәзалау таягына һәм аны билгеләгән затка игътибар итегез.+
10 Явыз кешенең йортында явызлык кылып алган байлыгы
Һәм җирәнү хисе уята торган киметелгән ефа́* һаман да бармы?
Авызларындагы телләре мәкерле.+
Яшерерсең, әмма саклый алмассың,
Ә саклап калганыңны мин дошманнарыңа бирермен.
15 Чәчәрсең, әмма урмассың.
Зәйтүн җимешен таптарсың, әмма маен кулланмассың.
Яңа шәраб ясарсың, әмма шәраб эчмәссең.+
16 Чөнки сез Әмри́ күрсәтмәләрен үтисез һәм Аха́б йортының бар эшләрен кыласыз,+
Сез аларның киңәшләре буенча эш итәсез.
Менә ни өчен мин сезне коточкыч нәрсә итәрмен,
Шәһәрдә яшәүчеләрдән көлеп сызгырырлар.+
Халыклар алдында көлкегә калырсыз».+