Зәбур
Дирижер өчен: «Шаһит лалә»гә* салынган. Микта́м.* Нәсыйхәт бирү өчен. Давытның Ара́м-наһараи́м һәм Арам-соба́ халкы белән сугышканнан соң, ә Йоһа́б, кайтып, Тозлы үзәндә 12 000 эдомлыны кырып салганнан соң язган мәдхиясе.+
60 И Аллаһы, син безне кире кактың, сафларыбызны җимердең.+
Синең безгә ачуың чыккан иде, ләкин хәзер безне кире кабул ит!
2 Син җирне тетрәттең, аны ярдың.
Аның җимерек урыннарын төзәт, чөнки ул ишелеп бара.
3 Син үз халкыңны михнәтләр кичерттең.
Шәраб эчертеп, безне айкалып-чайкалып йөрергә мәҗбүр иттең.+
Эдомга мин сандалымны ташлармын.+
Филистигә тантана белән кычкырырмын».+
9 Камаулы* шәһәрне яулап алырга миңа кем булышыр?
Кем мине Эдомга каршы алып барыр?+