Дирижер өчен: шеминитка көйләп башкарыла. Давытның җыры.
12 Коткар мине, и Йәһвә, чөнки бер тугры кеше дә калмады,
Кешеләр арасыннан гаделләр юкка чыкты.
2 Алар бер-берсенә ялган сөйли,
Телләре белән юмалый, икейөзлеләнеп сөйли.+
3 Йәһвә бөтен ялагай телләрне
Һәм артык мактанган телне юк итәр,+
4 «Телебез белән без җиңәбез.
Телебез белән ни теләсәк, шуны сөйлибез.
Безгә кем хуҗа?!» — дип әйтүчеләрне ул юк итәр.+
5 «Мескеннәрнең кысрыклануы,
Ярлыларның көрсенүе аркасында,+
Мин күтәрелермен,— дип әйтә Йәһвә.—
Мин аларны кимсетүчеләреннән коткарырмын».
6 Йәһвәнең сүзләре саф,+
Алар җир мичендә сафландырылган, җиде мәртәбә чистартылган көмеш күк.
7 Син аларны сакларсың, и Йәһвә,+
Аларның һәрберсен бу буыннан мәңге якларсың.
8 Явызлар бөтен җирдә иркенләп йөри,
Чөнки адәм балалары бозыклыкны куәтли.+