Зәбур
Дирижер өчен. Маски́л.* Давыт бу мәдхияне эдомлы Дәи́к Шаулга килеп, аның Әхимәли́к йортына килгәне турында әйткәннән соң язган.+
52 Ник син үзеңнең явыз эшләрең белән мактанасың, рәхимсез бәндә?+
Аллаһының тугры мәхәббәте һич бетмәс.+
3 Син яхшылыкка караганда яманлыкны,
Дөресен сөйләүгә караганда ялган сөйләүне күбрәк яратасың. (Села)
4 Син һәр зарарлы сүзне сөясең,
Әй ялганчы тел!
5 Менә шуңа Аллаһы сине бөтенләйгә җимерер,+
Ул сине тотып алып, чатырыңнан тартып чыгарыр,+
Тереләр җиреннән сине тамырың белән йолкып алыр.+ (Села)
6 Тәкъвалар, моны күреп, курку-хөрмәт белән сугарылыр+
Һәм синнән: