Зәбур
Дирижер өчен. Давытның Битсәбия́+ белән якынлык кылгач, Ната́н пәйгамбәр килгәннән соң әйткән сүзләре.
51 И Раббым, тугры мәхәббәтең буенча миңа илтифат күрсәт.+
Бөек шәфкатең буенча җинаятьләремне бетер.+
6 Менә, син кеше күңелендәге хакыйкатьне хуш күрәсең.+
И Аллаһы, иң ерак күңел төпкелемне чын зирәклеккә өйрәт.
7 Гөнаһымнан мине иссо́п үсемлеге белән сафландыр, шулчак чиста булырмын,+
Юып тазарт мине, шулчак кардан да аграк булырмын.+
11 Үз яныңнан кума мине,
Изге рухыңны алма миннән.
14 Аллаһым, Коткаручы Аллаһым,+ кан кою гаебеннән йолып ал мине,+
Шунда телем шатланып тәкъвалыгыңны игълан итәр.+
16 Корбан күңелеңә хуш килми, югыйсә мин аны китерер идем.+
Тулаем яндыру корбаны сиңа шатлык китерми.+
18 Илтифатыңны күрсәтеп, Сио́н хакына яхшылык кыл,
Иерусалимның стеналарын төзе.
19 Шулчак син тәкъвалыктан чыгып китерелгән корбаннарга —
Яндыру корбаннарына һәм тулаем китерелгән бүләкләргә шатланырсың.
Шулчак синең мәзбәхеңдә корбан итеп үгезләр китерелер.+