Җыр. Давытның мәдхиясе.
108 Минем йөрәгем нык, и Аллаһым.
Бөтен барлыгым белән сиңа мактау җыры җырлармын.+
2 Әй кыллы музыка коралы, һәм син дә, арфа, уян.+
Мин таңны уятырмын.
3 Сине мин, и Йәһвәм, халыклар алдында мактармын,
Милләтләр алдында сиңа мәдхияләр җырлармын.
4 Чөнки синең тугры мәхәббәтең бөек, күкләргә кадәр җитә,+
Тугрылыгың болытларга кадәр ирешә.
5 И Аллаһы, дәрәҗәң күкләрдән дә югарырак күтәрелсен,
Даның бөтен җир йөзеннән дә югарырак булсын.+
6 Яратканнарыңны саклап калу өчен,
Безне уң кулың белән коткар һәм миңа җавап бир.+
7 Изге Аллаһы болай диде:
«Мин куанып сөенермен, Шехемне+ халкыма мирас итеп бирермен,
Сохкә́т+ үзәнен халкыма үлчәп бирермен.
8 Гила́д+ та, Манашше́ да минеке,
Ифраи́м — башыма башлык,+
Яһүд — идарәче таягым.+
9 Моа́б — юынгычым.+
Эдомга мин сандалымны ташлармын,+
Филистигә тантана белән кычкырырмын».+
10 Ныгытылган шәһәрне яулап алырга миңа кем булышыр?
Кем мине Эдомга каршы алып барыр?+
11 Син түгелме соң, безне кире каккан Аллаһы,
Гаскәрләребез белән бүтән чыкмаучы Аллаһыбыз?+
12 Бәлаләр кичергәндә безгә ярдәм ит,+
Чөнки кешеләрдән килгән котылу файдасыз ул.+
13 Аллаһы безгә көч бирер,+
Ул дошманнарыбызны таптар.+