Давытның җыры.
23 Йәһвә — Көтүчем минем.+
Мин һичнәрсәгә мохтаҗ булмам.+
2 Үләнле көтүлектә ул мине ял иттерә,
Күп сулы тыныч урыннарга алып бара.+
3 Ул минем җанымны яңарта,+
Үзенең исеме хакына мине тәкъвалык юлларыннан йөртә.+
4 Дөм караңгылык каплаган үзәнлектән барсам да,+
Мин һичнинди явызлыктан курыкмыйм,+
Чөнки син минем белән.+
Көтүче таягың миңа ышаныч бирә.
5 Син дошманнарым алдында миңа табын әзерлисең,+
Башымны май белән майлыйсың,+
Минем касәм мөлдерәмә тулы.+
6 Һичшиксез, яхшылык һәм тугры мәхәббәт гомеремнең бар көннәрендә мине озатып йөриячәк,+
Һәм мин бар көннәремдә Йәһвә йортында яшәячәкмен.+