20 Шәраб мыскыл итүчән,+ исерткеч эчемлек котырынкы,+
Алар аркасында юлдан язган кеше зирәк түгел.+
2 Арысланның үкерүе курку уяткан кебек, патша да курку уята.+
Аның ачуын чыгарган һәркем җанын куркыныч астына куя.+
3 Үз-үзеңне бәхәсләшүдән тыю мактауга лаек,+
Ә ахмаклар бәхәскә кереп китәр.+
4 Ялкау салкыннар вакытында сукаламый,
Шуңа күрә урак өстендә, мохтаҗлыкта калгач, теләнеп йөрер.+
5 Кеше күңелендәге уй-ниятләр — тирән сулар ул,
Ләкин үткен акыллы кеше аларны чумырып ала белә.
6 Күпләр: «Минем тугры мәхәббәтем бар»,— дисә дә,
Тугры кешене кем таба алыр?
7 Тәкъва кеше сафлык юлыннан йөри.+
Аның балалары бәхетле.+
8 Хөкем итәргә дип тәхеткә утырган патша+
Күз карашы белән бөтен явызлыкны аера.+
9 «Йөрәгем чиста,+
Гөнаһларымнан арындым»,— дип кем әйтә ала?+
10 Ялган герләр һәм төгәл булмаган үлчәү —
Икесе дә Йәһвә өчен җирәнгеч нәрсә.+
11 Хәтта баланың да тәртибе сафмы, яхшымы икәнлеге
Аның эшләреннән күренә.+
12 Ишетүче колак һәм күрүче күз —
Икесен дә Йәһвә булдырган.+
13 Йокы капчыгы булма, югыйсә мохтаҗлыкка калырсың.+
Күзләреңне ач, һәм ризыгың мул булыр.+
14 Сатып алучы: «Начар, начар!» — дип әйтә,
Аннары китә дә үзе белән мактана.+
15 Алтын да, күп мәрҗән дә — кыйммәтле нәрсәләр,
Әмма зирәк тел тагы да кыйммәтрәк.+
16 Чит кешенең бурычын түләү өчен өстенә җаваплылык алучының киемен алып кал,+
Азгын хатын өчен үз өстенә җаваплылык алган кешедән рәһен ал.+
17 Алдау юлы белән табылган икмәк кешегә тәмле булып тоела,
Әмма аннары аның авызы вак ташлар белән тулыр.+
18 Киңәшләшеп алгач, уй-ниятләр чынга аша.+
Сугыш алып барганда, акыллы җитәкчелеккә таян.+
19 Гайбәтче башкаларның серен ачып йөри.+
Сүз йөртүче белән аралашма.
20 Кем дә кем ата-анасын каһәрли икән,
Караңгы төшкәч, шуның яктырткычы сүнеп китәр.+
21 Комсызлык белән алынган мирас
Ахырда фатиха китермәс.+
22 «Явызлык өчен үч алырмын!» — димә.+
Йәһвәгә өметлән,+ һәм ул сиңа ярдәм итәр.+
23 Ялган герләр Йәһвә өчен җирәнгеч,
Ялган үлчәү дә — яхшы нәрсә түгел.
24 Кешенең адымнарын Йәһвә юнәлтә.+
Адәм улы үз юлын ничек белсен?
25 Ашыгып, берәр нәрсәне «багышланган» дип игълан итү,+
Ә аннан соң гына нәзер турында уйлый башлау — кеше өчен тозак.+
26 Зирәк патша явызларны аера+
Һәм алар өстеннән ашлык сугу тәгәрмәче тәгәрәтә.+
27 Кешенең сулышы — Йәһвәнең яктырткычы,
Күңел түрләрен яктыртып тора.
28 Патшаны тугры мәхәббәт һәм тугрылык саклый,+
Тәхетен ул тугры мәхәббәт ярдәмендә ныгыта.+
29 Яшьләрнең даны — аларның көч-кодрәте,+
Картларның шөһрәте — аларның чал чәче.+
30 Кара янган урыннар һәм яралар яманлыктан арындыра,+
Кешене кыйнау аның күңелен саф итә.