Левилеләр
1 Йәһвә Мусаны чакырып, аңа очрашу чатырыннан+ болай диде: 2 «Исраиллеләргә әйт: „Кемнең дә булса Йәһвәгә корбан итеп йорт хайваны китерәсе килсә, ул корбан эре яки вак терлек булсын.+
3 Әгәр кеше эре терлектән яндыру корбаны китерә икән, кимчелеге булмаган үгез алып килсен.+ Ул аны очрашу чатырының керү урыны янына Йәһвә алдына үз теләге белән китерсен.+ 4 Аннары ул кулын яндыру корбаны итеп китереләсе хайванның башына куйсын, һәм ул йолып алынсын өчен, аның корбаны кабул ителер.
5 Шуннан соң Йәһвә алдында яшь үгезне чалсыннар, ә Һарун уллары — руханилар+ — канны алып, очрашу чатырының керү урыны янындагы мәзбәхнең* бөтен якларына бөркесен.+ 6 Аны, тиресен тунап, кисәкләргә бүлсеннәр.+ 7 Һарун уллары — руханилар — мәзбәхкә ут салып,+ ут өстенә утын өйсеннәр. 8 Алар корбанның кисәкләрен,+ башын һәм маен* мәзбәхтә янган утын өстенә тезеп салсын. 9 Аның эчәкләрен һәм аякларын су белән юсыннар. Рухани боларның барысын яндыру корбаны итеп мәзбәхтә төтәтсен, Йәһвә өчен хуш* исле корбан итеп яндырсын.+
10 Ә инде ул вак терлектән яндыру корбаны+ — яшь сарык тәкәсе я кәҗә тәкәсе китерсә, кимчелеге булмаган тәкә алып килсен.+ 11 Корбанны Йәһвә алдында мәзбәхнең төньяк ягында чалсыннар, һәм Һарун уллары — руханилар — аның канын мәзбәхнең бөтен якларына бөркесен.+ 12 Корбанны кисәкләргә бүлсеннәр, һәм рухани аларны башы һәм мае* белән бергә мәзбәхтә янган утын өстенә тезеп салсын. 13 Эчәкләрен һәм аякларын су белән юсыннар. Рухани боларның барысын китереп, мәзбәхтә төтәтсен. Бу — яндыру корбаны, Йәһвә өчен яндырыла торган хуш исле бүләк.
14 Ләкин ул Йәһвә өчен яндыру корбаны итеп кош китерсә, бу урман күгәрчене я күгәрчен баласы булсын.+ 15 Рухани аны мәзбәх янына китерсен дә, муенын өзеп, мәзбәхтә төтәтсен, ә канын мәзбәхнең кырые буйлап агызсын. 16 Ул аның бүксәсен аерып һәм каурыйларын йолкып, мәзбәхнең көнчыгыш ягындагы көл* салына торган урынга ташласын.+ 17 Аннары, кошны икегә аермыйча, канатлары тирәсеннән ертсын. Рухани аны мәзбәхтә янган утын өстендә төтәтсен. Бу — яндыру корбаны, Йәһвә өчен яндырыла торган хуш исле бүләк.