Һошия
2 Йәһвәгә мондый сүзләр белән кайт,
Аңа болай диген: „Гөнаһларыбызны кичер,+ бездән яхшы булганны кабул ит,
Һәм без авызыбыздан чыккан мактау сүзләрен+ яшь үгезләрне китергәндәй бүләк итеп китерербез.*
Без атларга атланып йөрмәбез+
Һәм үз кулларыбыз ясаган нәрсәгә бүтән: „И Аллаһыбыз!“ — дип әйтмәбез.
Син ятимгә шәфкать күрсәтәсең бит“.+
4 Мин аларны савыктырырмын, алар бүтән тугрылыксыз булмас.+
5 Мин Исраил өчен чык кебек булырмын.
Ул лалә сыман чәчәк атар,
Үз тамырларын Ливандагы агачлар шикелле җибәрер.
7 Алар яңадан минем күләгәмдә яшәр.
Алар ашлык үстерер һәм йөзем агачыдай чәчәк атар.+
Минем даным Лива́н шәрабы сыман булыр.
8 Ифраи́м: „Потлардан миңа ни файда бар?“ — дияр.+
Мин җавап бирермен һәм аны кайгыртырмын.+
Мин гөрләп чәчәк аткан артыш агачы күк булырмын.
Мин сиңа җимешләр бирермен».
9 Кем зирәк? Шул нәрсәләргә төшенсен.
Кем акыллы? Болар турында белем алсын.
Чөнки Йәһвәнең юллары — намуслылык юллары.+
Тәкъва кеше алар буйлап йөрер,
Ә канунны бозучылар шул юлларда абынып егылыр.