Зәбур
Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Җыр.
49 Бар халыклар, тыңлагыз.
Бу дөньяда* яшәүчеләр, барыгыз да игътибар итегез.
2 Зурысы да, кечесе дә,
Байлар һәм ярлылар, тыңлагыз.
4 Мин гыйбрәтле сүзләргә колак салырмын,
Арфа уйнап, табышмагымны аңлатып бирермен.
5 Бәла-каза вакытында,
Мине бәреп төшерергә тырышучыларның явызлыгы* чолгап алганда,
Нигә миңа куркырга?+
6 Үз мөлкәтенә таянучыларның,+
Зур байлыгы белән мактанучыларның+
7 Берсе дә һичкайчан башка берәүне йолып ала алмый,
Аллаһыга аның өчен йолым түли алмый+
8 (Кеше гомере өчен йолым бәясе шулкадәр югары ки,
Ул аның өчен һәрвакыт ирешә алмаслык булып кала),
9 Ул мәңге яшәсен һәм гүрне күрмәсен өчен, аны коткара алмый.+
10 Кешеләр хәтта зирәкләрнең дә үлгәнен,
Ахмаклар белән акылсызларның бергә һәлак булганын күрә,+
Алар үз байлыгын башкаларга калдырырга мәҗбүр була.+
11 Алар йортларының мәңге,
Чатырларының буыннан-буынга торуын тели.
Биләмәләрен алар үз исемнәре белән атый.
13 Ахмакларның+ һәм аларга иярүчеләрнең,
Аларның буш сүзләреннән рәхәтлек табучыларның юлы менә шундый. (Села)
14 Сарыклар чалу өчен билгеләнгән кебек, алар Кабер* өчен билгеләнгән.
Үлем аларга көтүче булачак.
Иртән намуслылар алар өстеннән идарә итәчәк.+
16 Кешенең баеп китүеннән,
Аның йортының зиннәте артудан курыкма,
17 Чөнки үлгән чакта ул үзе белән бернәрсә дә алып китә алмый.+
Зиннәте дә аның белән бармас.+
18 Яшәгән чакта ул үзе* белән горурлана.+
(Уңыш казанучы мактап телгә алына.)+
19 Ләкин ул ахыр чиктә үлеп, ата-бабаларына кушыла.
Алар инде беркайчан да яңадан яктылыкны күрмәс.