18 Башкалардан читләшүче кеше үз теләкләрен генә кайгырта
Һәм зирәклекне кире кага.
2 Акылсыз кешегә үткен акыл ошамый,
Ә менә күңелендә булганны ачарга ул бик тә ярата.+
3 Явыз кеше белән бергә нәфрәт тә килә,
Оятлы эшкә хурлык иярә.+
4 Кеше авызыннан чыккан сүзләр — тирән сулар ул.+
Зирәклек чишмәсе — агымсу ул.
5 Явыз кешене өстен күрү дә,+
Тәкъваны гаделлектән мәхрүм итү дә дөрес түгел.+
6 Акылсызның теле — ызгыш-талашларга,+
Сүзләре кыйналуына китерә.+
7 Акылсызның авызы — аның өчен һәлакәт,+
Теле — җаны өчен тозак.
8 Яла ягучының сүзләре тәмле ризык сыман,+
Аларны йоталар да, алар туп-туры карынга эләгә.+
9 Эшендә ялкау кеше
Җимерүчегә кардәш була.+
10 Йәһвәнең исеме — нык манара.+
Тәкъва кеше анда качып, яклау таба.+
11 Байның милке — аның ныгытылган шәһәре,
Аның хыялында ул яклап торган дивар кебек.+
12 Тәкәббер йөрәк — һәлакәткә,+
Басынкылык данга китерә.+
13 Сүзне тыңламыйча җавап бирү —
Ахмаклык һәм хурлык.+
14 Кешенең рухы аңа авыруын кичереп чыгарга булыша,+
Әмма сынык рухка кем түзә алыр?+
15 Төшенүчән кешенең күңеле гыйлем җыя,+
Зирәкләр колагы белем эзли.
16 Бүләк кешегә киң мөмкинлекләр ача,+
Аның ярдәмендә ул атаклы кешеләр алдына килеп баса.
17 Судта беренче булып сөйләүче хак булып күренә,+
Әмма икенче як килә дә аны фаш итә.+
18 Жирәбә салу бәхәсне туктата+
Һәм дәгъвалашучыларның эшен чишә.
19 Рәнҗегән кардәш янына баруга караганда, ныгытылган шәһәрне басып алу җиңелрәк.+
Кайбер бәхәсләр ныгытма бигенә охшаш шул.+
20 Кеше үз сүзләренең җимеше белән карынын тутырыр,+
Теленең җимешләре белән тукланыр.
21 Үлем белән тормыш тел хакимлегендә,+
Аны кулланырга яратучылар аның җимешләрен татыр.+
22 Яхшы хатын тапкан кеше игелек тапкан була+
Һәм Йәһвәнең илтифатын казана.+
23 Ярлы кеше ялварып үтенә,
Байның җавабы исә каты була.
24 Кайбер иптәшләр бер-берсен ботарлап ташларга әзер,+
Әмма бертуганнан да якынрак дус була.+