106 Йәһне мактагыз!
Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, чөнки ул игелекле,+
Аның тугры мәхәббәте мәңгелек.+
2 Йәһвәнең кодрәтле эшләрен тулысынча кем игълан итә ала?
Мактауга лаек бар эшләрен кем белдерә ала?+
3 Гаделлек белән эш итүче,
Һәрвакыт тәкъва эшләр кылучы кешеләр бәхетле.+
4 И Йәһвә, халкыңа илтифат күрсәткәндә, мине исеңә төшер.+
Минем турында кайгырт һәм коткар мине.
5 Шулчак мин сайланганнарыңа кылган яхшылыгыңны күреп сөенер идем,+
Халкың белән бергә куаныр идем,
Мирасың белән бергә сине горурланып мактар идем.
6 Без, ата-бабаларыбыз кебек, гөнаһ кылдык,+
Начарлык эшләдек, явызлык кылдык.+
7 Ата-бабаларыбыз Мисырда синең гаҗәеп эшләрең өчен рәхмәтле булмаган.
Алар мул итеп күрсәткән тугры мәхәббәтеңне оныткан
Һәм диңгез — Кызыл диңгез буенда чуалыш китереп чыгарган.+
8 Әмма үзенең исеме хакына ул аларны+
Үз кодрәтен башкаларга билгеле итәр өчен коткарган.+
9 Аның боерыгы буенча Кызыл диңгез кипкән.
Ул аларны аның тирәнлекләреннән чүлдән алып баргандай алып барган.+
10 Ул аларны нәфрәт итүчеләре кулыннан коткарган,+
Дошман кулыннан үзенә кайтарган.+
11 Сулар аларның дошманнарын каплаган,
Берәү дә исән калмаган.+
12 Шунда алар аның вәгъдәсенә иман иткән,+
Аны мактап җырлый башлаган.+
13 Ләкин алар аның кылган эшләрен бик тиз оныткан,+
Аңардан җитәкчелек көтмәгән.
14 Алар чүлдә үз нәфесләренә бирелгән,+
Сахрада Аллаһыны сынаган.+
15 Ул аларга сораганнарын биргән,
Әмма аларга аяктан егарлык чир җибәргән.+
16 Алар Мусадан
Һәм Йәһвәнең изге хезмәтчесе+ Һаруннан+ көнләшә башлаган.
17 Шунда җир, ачылып, Датанны йоткан,
Абира́м янында җыелганнарны упкан.+
18 Аларның төркеме арасында ялкынлы ут кабынган,
Ут ялкыны явызларны йоткан.+
19 Алар Хоребта бозау ясаган
Һәм сынга табынган,+
20 Минем данымны
Үлән ашаган үгез сурәтенә алмаштырган.+
21 Алар Аллаһыны — үзләренең Коткаручысын оныткан.+
Ул Мисырда бөек эшләр кылган,+
22 Хам җирендә — гаҗәеп эшләр,+
Кызыл диңгез буенда курку-хөрмәт уяткан эшләр башкарган.+
23 Ул аларны кырып бетерергә дип боерык бирергә җыенган,
Әмма Муса — аның сайланган хезмәтчесе —
Аңардан һәлакәтле ачуын басып калуын үтенгән.+
24 Аларның гаҗәеп җирдән күңеле кайткан,+
Алар аның вәгъдәсенә ышанмаган.+
25 Алар үз чатырларында зарланудан туктамаган,+
Йәһвәнең авазын тыңламаган.+
26 Шунлыктан ул кулын күтәреп ант иткән
Аларны чүлдә юк итәргә,+
27 Аларның токымнарын халыклар арасыннан юкка чыгарырга,
Аларны башка җирләргә таратып җибәрергә.+
28 Аннары алар Пигу́р Багалына гыйбадәт кыла башлаган,+
Җансыз нәрсәләргә китерелгән корбаннарны ашаган.
29 Алар үз гамәлләре белән аның ачуын чыгарган,+
Шунда алар кырыла башлаган.+
30 Ләкин Пинхә́с торып, кыю эш иткәч,
Аларның кырылуы тукталган.+
31 Һәм моның өчен ул буыннан-буынга, мәңгегә
Тәкъва дип танылган.+
32 Алар Мәрибә́ сулары янында аның ачуын чыгарган,
Һәм алар аркасында Муса аяныч хәлгә төшкән.+
33 Алар аның рухын ярсыткан,
Һәм ул теле белән дуамал сүзләр әйткән.+
34 Йәһвә боерса да,+
Алар халыкларны кырып бетермәгән,+
35 Ә халыклар белән кушылып китеп,+
Аларның юлларын үзләштергән.+
36 Аларның потларына табынган,+
Һәм бу алар өчен тозак булып киткән.+
37 Алар үз улларын
Һәм үз кызларын җеннәргә корбан итеп китергән.+
38 Алар гаепсез кеше канын+ —
Кәнга́н потларына корбанга китергән+
Улларының һәм кызларының канын түккән.
Һәм җир йөзе кан коюдан нәҗесләнгән.
39 Алар үз гамәлләре аркасында нәҗес булып киткән,
Эшләре белән аңа хыянәт иткән.+
40 Шуңа Йәһвәнең үз халкына ачуы кабынган,
Аның күңеле үз мирасыннан бизә башлаган.
41 Нәфрәт итүчеләре алар өстеннән хакимлек итсен өчен,+
Ул күп тапкырлар аларны халыклар кулына тапшырган.+
42 Дошманнары аларны җәберләгән
Һәм үз хакимлегенә буйсындырган.
43 Ул күп мәртәбәләр аларны коткарган,+
Ләкин алар һаман баш күтәргән, буйсынмаган+
Һәм үз җинаятьләре өчен түбәнсетелгән.+
44 Әмма ул аларның газап чигүләрен күргән+
Һәм ярдәм сорап аваз салуларын ишеткән.+
45 Ул алар хакына үз килешүен исенә төшереп,
Үзенең бөек тугры мәхәббәте буенча кызгану хисе кичергән,+
46 Аларны әсир иткән һәммәсенең күңелендә
Аларга карата кызгану хисе уяткан.+
47 И Йәһвә Аллаһыбыз, коткар безне,+
Безне халыклар арасыннан җый,+
Шулчак без синең изге исемеңә рәхмәтләр белдерер идек,
Сине куанып мактар идек.+
48 Исраи́л Аллаһысы Йәһвә макталсын иде
Мәңгедән-мәңгегә.+
Бөтен халык «Амин!» дисен.
Йәһне мактагыз!