Зәбур
Дирижер өчен. Давытның җыры.
3 Алар телләрен кылычтай үткенли,
Рәхимсез сүзләрен уклар кебек төзи,
4 Яшерен урыннарыннан гаепсезгә атарга дип төби.
Алар аңа көтмәгәндә һич курыкмыйча ата.
Алар: «Боларны кем күрер?» — дип әйтә.+
6 Алар явызлык кылуның яңа юлларын эзли,
Яшерен рәвештә хәйләле планнар кора,+
Һәрберсенең йөрәктәге уйлары — караңгы сер.
Карап торучыларның һәммәсе башларын чайкар.
9 Шунда бөтен кешеләр куркуга төшәр.
Алар Аллаһының эшләре турында игълан итәр
Һәм аның эшләренә төшенер.+